Өлкәннәргә рәхмәт белдереп
Быел Өлкәннәр көне Халыкара игелек һәм хөрмәт көне буларак үтә.
Бу гади сүзләр генә түгел, ә өлкән яшьтәге кешеләргә багышланган бәйрәмнең чын асылы. Район Мәдәният йортында төрле тармак ветераннары, шулай ук ябылган предприятиеләрдә эшләп чыккан һәм мәшгульлек үзәгеннән лаеклы ялга киткән пенсионерлар җыелды.
Алар тантаналы чарага ял итәр, җирле үзешчән артистларның чыгышларын тамаша кылыр, иптәшләре белән аралашыр өчен килделәр. Алар өчен матур көйләр яңгырады, сәхнә осталары ветераннар хөрмәтенә җырлар, биюләр башкардылар.
Артистлар да, нигездә, өлкән яшьтәге кешеләр. Башкаларга өлге булып, алар актив тормыш алып баралар, сәхнә сәнгатендә уңышларга ирешәләр. Район башлыгы Камил Гилманов тантана гаеплеләренә озак еллык фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
– Сез озак еллар район иминлеге өчен тырышып эшләдегез, юллар салдыгыз, йортлар төзедегез, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт иттегез, – дип билгеләп үтте ул. – Без бүген сез калдырган байлыкны сакларга, районны тагын да ямьлерәк итәргә, халыкның тормыш шартларын тагын да яхшыртырга тырышабыз.
Сез район, төбәк үсеше өчен онытылмаслык хезмәт өлеше керттегез. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек телим, якыннарыгызны шатландырып озын гомер итәргә язсын.
Безнең район кураторы ТР спорт министры Владимир Леонов өлкән буын вәкилләре адресына йөрәк түреннән чыккан җылы сүзләрен җиткерде.
– Республика җитәкчелеге сезгә ихлас котлаулар юллады. Сезгә бәхет, иминлек, озын гомер телим! – дип мөрәҗәгать итте мәртәбәле кунак. – Спорт министры буларак, мине Аксубай районында балаларның гына түгел, өлкән яшьтәге кешеләрнең дә спорт белән мавыгулары, актив тормыш рәвеше алып барулары, республикада спорт буенча алгы позициядә булулары сөендерә.
Бүген пенсионерлар өчен картлыкка бирешмичә, үзеңне һәрьяклап ачу, тулы канлы, кызыклы тормыш алып бару өчен мөмкинлекләр бар. Аксубайлылар моны уңышлары белән дәлиллиләр. Хөрмәтле ветераннар, игелек һәм хөрмәт бәйрәме белән сезне!
Бәйрәмдә катнашучылар белән очрашуга Аксубай православие чиркәве башлыгы Александр Качаев та килде.
– Картлык – ул гаделлек һәм зирәклек чоры, – дип билгеләп үтте ул. – Сезнең тормыш тәҗрибәгез яшь буын өчен бәя биреп бетергесез байлык. Сезгә хас булган тормыш тәҗрибәсен, тапкырлыкны оныкларга, оныкчыкларга тапшыру – җәмгыять өчен мөһим мизгел. Барыгызга да исәнлек телим, Ходай Тәгалә сезнең барлык башлангычларыгызда, эшләрегездә ярдәм итсен.
Артистлар чыгышыннан залда алкышлар тынмады. Ветераннар үз адресларына бик күп җылы сүзләр ишеттеләр, ихтирам һәм хөрмәт күрсәтүдән күңелләрен шатлык хисләре биләде, ихластан сөенделәр. Программа азагында район исеменнән бүләккә барысына да азык-төлек салынган пакетлар өләшенде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев