Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

Мәктәпләр яңа уку елына әзер

Районда яңа 2018-2019 уку елына мәгариф учреждениеләренең әзерлеген тикшерү төгәлләнә.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров рәислегендәге комиссия уку биналарының иминлек мәсьәләләренә, аларның террорчылыкка каршы якланышына, матди-техник базасына, территорияләрнең төзеклегенә бәя бирә.

–  Биналарның иминлек – янгын, террорчылыкка каршы куркынычсызлык, санитария иминлеге таләпләренә туры килүен билгеләү – җитәкчеләр һәм кабул итү комиссиясе өчен төп бурыч булып тора, – диде мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев.

Составына мәгариф бүлеге белгечләреннән тыш, янгын күзәтчелеге инспекторы, хезмәтне саклау, башкарма комитетның төзелеш һәм инфраструктура бүлеге белгечләре кергән комиссия күзлегеннән бер генә хилафлык та читтә калмый.

Алар янгын иминлеге системасы торышын, видеокамералар якланышын, уку такталары өстендә софитлар, москитлы сеткалар булуын, ашханәләрдә чи итне, тавык итен, балык, яшелчәләрне турау өчен аерым өстәлләр һәм такталар булуын,  куркыныч килеп туганда коридорда иркенләп үтеп йөрү юлына киртә булган гөлләрнең булу-булмавын, керү һәм запас ишекләрнең, тәрәзәләрнең исәбен һәм  аларның сыйфатын, сак хезмәткәрләре, сейфлар, архивлар,  складлар, урам

яктырткычлары булуын, территориянең койма белән тотып алынган булуын тикшерәләр. Химия, технология, информатика кабинетларының махсус җиһазланышына аерым игътибар бирелә.

– Кабул итү комиссиясе белем бирү оешмаларының күпчелегендә йөреп чыкты, – дип билгеләп үтте Станислав Зайцев. – Быел Иске Ибрай мәктәбендә, Иске Тимошкино балалар бакчасында, Аксубай универсаль технологияләр техникумында  капиталь ремонт бара. Комиссия аларны 25 августта тикшерәчәк.

Күләмле эшләргә карамастан, барлык белем бирү оешмалары да  1 сентябрьдә укучылар һәм сабыйлар өчен ишекләрен ачарга тиеш.
Иске Ильдеряк балалар бакчасын төзү эшләре башланды.  

Аксубай районында 42 белем бирү оешмасы: 30 мәктәп, 12 балалар бакчасы бар.

– Тулаем алганда, комиссия канәгать калды, –  диде аның рәисе Сергей Александров. –  Тикшерелгән объектларның барысы да кабул ителде. Комиссия тарафыннан белдерелгән кайбер күрсәтмәләр срогында бетереләчәк.

Иң яхшы әзерлекле белем бирү учреждениеләре арасыннан  комиссия Кәкре Күл, Иске Ильдеряк, Иске Кармәт, Түбән Татар Майнасы мәктәпләрен һәм  район үзәгенең өч мәктәбен билгеләп үтте.  1 нче Аксубай урта мәктәбендә барлык бүлмәләрдә дә җиһазлар алмаштырылган.

Болар барысы да В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр университеты (ИЭУП) ректоры Асия Тимирясова тырышлыгы белән гамәлгә ашырылган.  Ул әтисе –  профессор Виталий Тимирясов исемен йөрткән мәктәпкә СанПинның барлык таләпләренә җавап биргән 250 мең сумлык заманча җиһаз бүләк иткән.

Район үзәгенең “Колобок“ һәм “Ләйсән“, Иске Кармәт авылы балалар бакчалары яхшы әзерлектә булуларын күрсәттеләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев