Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

Хөрмәт һәм хәтер билгесе

Шимбә көнне Сергеевский поселогында үзенчәлекле вакыйга булды.

Анда Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган һәм Җиңү белән әйләнеп кайткан сергеевлылар истәлегенә стела ачылды.
Бу авылда яшәүче Вера Охотникова һәйкәл ясауга инициатор һәм илһамландыручы булды. Бу авылдан чыккан Вера һәм Альберт Юнысовлар да төзүгә үз өлешләрен керттеләр.

Инициативаны җирле халык та, авылдан читтә яшәүчеләр дә хуплаган. Ачылу тантанасында ассызыклавынча, авылдан читтә яшәүче өлкәннәр дә үзләреннән өлеш керткәннәр. 

Тантана протоиерей, Феодосий Тотемский чиркәве рухание Александр Качаев укыган “Мәңгелек хәтер“ догасыннан башланды. Ул шулай ук тарихи гаделлекнең торгызылуын да билгеләп үтте. Чөнки мәңгеләштерелгән сугыш геройлары исемнәре – һәр торак пункт өчен тиешле.

– Бу зур булмаган авылдан сугышка 61 кеше киткән, – дип белдерде район башлыгы Камил Гилманов. – 24 кеше кире әйләнеп кайтмаган. Аларның исемнәре безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак. Бүген ачылу тантанасына ул геройларның онык-оныкчыклары, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары җыелды.

Сезнең хезмәтегез белән коелды Җиңү һәм сез илне хәрабәләрдән торгыздыгыз, колхозлар төзедегез, икмәк үстердегез. Сергеевский авылы һәрвакыт хезмәт сөючән игенчеләре, ялны белмәгән терлекчеләре белән дан тотты. Стела ачу кебек зур вакыйга белән котлап, сезнең активистларны да билгеләп үтми булмый. Актив тормыш позициягез һәм саекмас энергиягез өчен рәхмәтләремне белдерәм.

Камил Гилманов Вера Охотниковага, Любовь Тимонкинага һәм Вера Юнысовага Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Любовь Тимонкинага шулай ук район ЧММҮ Мактау грамотасы тапшырылды.

Стеланы ачуны район Советы рәисе Камил Гилмановка һәм Берлинга кадәр барып җиткән Бөек Ватан сугышы катнашучысы Николай Еграшкин нәселенә йөкләделәр.

Чирмешән һәм Аксубай районнары буенча хәрби комиссар Дмитрий Палаткин, генерал-майор, ТР Үзәк округы хәрби инспекторы Анатолий Молоствов чыгыш ясадылар һәм стела ачылу белән котладылар. Алар сергеевлыларның үрнәк булырдай актив позициясен билгеләп үттеләр һәм стела яу кырында ятып калганнарны искә алу урыны гына түгел, үсеп килүче яшь буында патриотизм тәрбияләүгә дә хезмәт итәчәгенә өметләрен белдерделәр. 

ТР ЧММҮ рәисе урынбасары Вера Юнысова, авыл халкы исеменнән Нина Ируськина рәхмәтләрен белдерделәр. Барлык тантаналы чыгышлардан соң бер минутлык тынлык узды, аннары күккә шарлар очырдылар һәм һәйкәл итәгенә чәчәкләр салдылар. 

Һәйкәл ачу тантанасын яхшы оештыруларын да билгеләп үтәргә кирәк. Нурлат шәһәренең Халыклар дуслыгы йорты бу функцияне үз өстенә алган. Иске Тимошкино һәм Иске Үзи авыллары үзешчән артистлары концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.

Яңа Үзи мәдәният учагы мөдире Алим Идиятуллин аппаратура урнаштырды һәм дәртле татар җырларын башкарды. Сергеевлылар шулай ук кунакларга күптән түгел төзелгән “Мәхәббәт күперен“ тәкъдим иттеләр. Алар бу урынның яшь гаилә парларын һәм яшьләрне үзенә тартып торучы истәлекле урын булуына ышаналар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев