Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

Капиталь ремонттан соң плотинаны ачтылар

Дүшәмбе көнне Яңа Ибрай авылында мелиоратив һәм гидротехник корылмаларны ремонтлау һәм модернизацияләү буенча республика программасы кысаларында капиталь ремонтлаудан соң плотинаны ачтылар.

Яңа Ибрай плотинасын авыл уртасындагы сулыкта капиталь ремонтладылар, дамбаны ныгыттылар, плотина нигезенә карьер туфрагын, аның өстенә вак таш юлын салдылар, күперчекне монтажладылар.

Үзенең төп билгеләнешеннән тыш, модернизацияләнгән су корылмасы авылның ике ягын тоташтыручы ышанычлы юл булып та хезмәт итәчәк. Һәм авыл халкы өчен бу зур вакыйга булды – сулык янында, яңартылган объект белән сокланып, олысы да, кечесе дә җыелды.

Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кабиров плотина төзүнең мөһим булуын билгеләп үтте, шулай ук 200 мең сумга бәяләнгән проект документлары үзара салым акчасына әзерләнүен, ә плотинаны капиталь ремонтлау якташыбыз – “Татмелиорация“ Траст компаниясе ААҖ генераль директоры, арабыздан китеп барган Әнвәр Мәхмүт улы Җәлаков ярдәме белән мөмкин булуын да ассызыклады.

2015 елда аның ярдәме белән Яңа Ибрай авылында чишмәне төзекләндерделәр. Аны ачу тантанасында Әнвәр Мәхмүт улы бу урынның яшь чагында иң яраткан урыны булуын бәян итте, чөнки аның әнисе бу авылдан булган. Шул ук көнне авыл уртасында плотинаны төзекләндерү фикере дә туды.

– Әнвәр Мәхмүт улы тәкъдиме чынга ашты, плотина сезгә озак еллар хезмәт итсен, чөнки бу – гидротехник корылма гына түгел, авылның янгынга каршы иминлеге дә, – дип билгеләп үтте ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. – “Татмелиорация“- нең хәзерге җитәкчесе –  күп тапкыр безнең районга килеп ГТК ремонты барышын күзәткән якташыбыз Рөстәм Сөнгәтуллинның ярдәме дә мөһим.

Гадәт буенча плотина ачылу уңаеннан җирле мәчет имамы Фазыл Шәяхмәтов дога укыды.
Су объектын ачу тантанасына кайткан “Татмелиоводхоз“ Идарәсе“ ФГБУ капиталь төзелеш бүлеге җитәкчесе Рәшид Хәфизуллин билгеләп үткәнчә, Яңа Ибрай авылы плотинасына капиталь ремонт, ә дөресрәк әйткәндә – аны төзү, “Татмелиорация“гә 4 миллион сумга төшкән.

Бу су объекты авыл халкы өчен ял урыны да булачак, өстәвенә сулыкта балык күп – буш вакытларында кешеләр монда балык тотарга килә. Ә кышын җирле бала-чага монда хоккей уйный алачак. Һәм яңа объектка як экологиясен бозмыйча, ярларны чүп-чар белән тутырмыйча сакчыл карарга өндәде.

Авыл аксакаллары көн саен ремонт барышын контрольләделәр, һәм ачу тантанасында яңа объект ачылуга шатландылар, арабыздан киткән якташыбызга, район һәм авыл җирлеге җитәкчелегенә, төзүчеләргә рәхмәтләрен белдерделәр.

Модернизацияләнгән гидротехник корылманы төзү өчен плотинаны капиталь ремонтлауда турыдан-туры катнашкан кешеләр – “Татмелиоводхоз“ Идарәсе“ ФГБУ  капиталь төзелеш бүлеге җитәкчесе Рәшид Хәфизуллин, “НурлатМелиоводстрой“ ҖЧҖ директоры Рөстәм Шәрипов, баш инженер Сәлим Юсупов, газ-электр эретеп ябыштыручы Фәрһат Кәримов һәм слесарь Алексей Перепелкин йөзендәге подрядчиклар район һәм авыл җирлеге җитәкчелегеннән рәхмәт сүзләренә лаек булдылар. 

Аксакал һәм туган якны өйрәнүче Шәүкәт Кабиров билгеләп үткәнчә – чишмәләр һәм сулыклар – алар ягының байлыгы ул. Авылда гына да – җиде чишмә һәм ике сулык, ә тирә-якларда алар 15кә җитә.

Нәкъ менә бу урынны сайлый 1652 елда күченгән кешеләр. Һәм аларның чишмәләр һәм сулыклар ягы оста төзекләндерү һәм хуҗалык итү, якташлар һәм җитәкчелек ярдәмендә матураячак һәм чәчәк атачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев