Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Көн темасына

“Канатлы гвардия“ бәйрәм итте

2 август көнне бөтен Россия буенча Һава-десант гаскәрләре көнен бәйрәм итәләр.

Аксубай урамнары буйлап зәңгәрле-яшелле әләмнәр белән автомобильләр үтте. Сәгать уннар тирәсенә, гадәтләнгән йола буенча, зәңгәр телняшка кигән ир-атлар Ленин паркында җыелышты. Төрле яшьтәге элеккеге хәрбиләр үзләренең хезмәт иткән елларын искә алдылар.

Һәркайсының – үз тарихы.  Аларның иң өлкәненә – 65 яшь. Хезмәт  елларын кичә генә армиядән кайткан кебек хәтерендә яңартты ул.
– Витебскта хезмәт иттем. Тәртип һәм әзерлек беренче урында иде. Төрле җитди күнекмәләрне үтәргә туры килде. Аеруча да төнлә белән башкарылганнары истә калды.

Очрашуда ветераннар белән беррәттән  кичәге солдатлар да катнашты. Алар  да  армиядә хезмәт иткән вакытларын теләп искә алдылар. Барысы да армиядәгечә: сафка тезелү, доклад. Аксубай десантчылары лидеры Александр Лизунов “парад“ белән җитәкчелек итте.

erid: 2Vtzqw6pLty

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров җыелучыларны Һава-десант гаскәрләре  көне белән  ихластан тәбрикләде.
– Десантчылар Бөек Ватан сугышы вакытында, сугыштан соңгы хәрби бәрелешләрдә һәрвакыт алгы сызыкта булдылар, – дип билгеләп үтте ул үз чыгышында.

Тыныч вакытта да алар мөһим бурычларны үтиләр. Һава-десант гаскәрләренең яшь буыны ата-бабаларының күркәм йолаларын дәвам итәләр. Көндәлек тормышта да сез башкалар өчен үрнәк булырга тиеш.

Зәңгәр күк төсендәге беретлар кигән егетләр Мәңгелек ут янында басып тордылар, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташ-геройларны данлап искә алдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев