Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Көн темасына

КАМАЗ-Мастер Аксубайда

Аксубай укучылары һәм яшьләре 15 февраль кичен озакка исләрендә калдырачак. Аларга кунакка миллионлаган автоузышлар яратучыларның кумирлары килде. Болар "КАМАЗ-Мастер" командасы пилоты - "Дакар-2018" раллисының бронза призеры, "Дакар-2015" раллисы җиңүчесе, 2012, 2016 елларда "Ефәк юлы" раллисы җиңүчесе, Россиянең атказанган спорт остасы Айрат Мәрдиев һәм 2013, 2015, 2016 елларда "Африка Эко Рейс"...

Аксубай укучылары һәм яшьләре 15 февраль кичен озакка исләрендә калдырачак.
Аларга кунакка миллионлаган автоузышлар яратучыларның кумирлары килде. Болар "КАМАЗ-Мастер" командасы пилоты - "Дакар-2018" раллисының бронза призеры, "Дакар-2015" раллисы җиңүчесе, 2012, 2016 елларда "Ефәк юлы" раллисы җиңүчесе, Россиянең атказанган спорт остасы Айрат Мәрдиев һәм 2013, 2015, 2016 елларда "Африка Эко Рейс" раллисы җиңүчесе, халыкара класстагы спорт остасы Антон Шибалов.
Халыкара ралли катнашучылары белән очрашуны түземсезләнеп көткән йөзләрчә егет һәм кыз район Мәдәният йорты янында басып торган легендар КамАЗ автомашинасы янына җыелды. Кемдер атаклы авто янында фотога төште, кемдер, каршында меңләгән километр чүл комын туздырып узган техниканың басып торуына ышанмыйча, аны куллары белән тотып карады хәтта.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин белән бергә автоузышлар формасы кигән ике яшь кешене күргәч, зал дәрәҗәле кунакларны сәламләп, алкышларга күмелде.
- Бу юбилейлы, ралли-марафоннарда катнашуга 30 ел тулган елда безгә кабат уңыш елмайды - без 15нче тапкыр җиңүебезне билгеләп үттек! - дип сүзен башлады Айрат Мәрдиев. - Әйе, авыр булды, әлбәттә, әмма команда үз алдына куелган бурычны үтәде.
Аудитория чыгыш ясаучының һәр сүзен йотып барды. "Дакар-2018" раллисы призеры сөйләгәннәрне залда утыручы өлкәннәр дә, балалар да сәхнәдә күрсәтелгән видосюжетлардан карап чагыштырып бардылар.
- Без җанатарлар армиясенә, узышлар вакытында безгә ышаныч һәм авыр вакытларда көч биреп торган кешеләрнең барысына да рәхмәтлебез. Бу безнең генә түгел, сезнең дә җиңү! - дип белдерде фикерен Антон Шибалов.
Район башлыгы Камил Гилманов очрашуга килгәннәре, аксубайлыларга континенталь ралли геройларын якыннанрак белү мөмкинлеге биргәннәре өчен кунакларга рәхмәт белдерде.
Кунаклар адресына залдан сораулар яңгырады.
- Сезнең КамАЗның максималь тизлеге нинди?
- "КАМАЗ-Мастер" командасына ничек эләгеп була?
- Узышчы карьерасын сез нидән башладыгыз?
Очрашу залда утыручылар белән ачык әңгәмәгә әверелде. Балалар һәм өлкәннәрне спортчы-пилотлар, команда, илебез чикләрендә уздырылган ярышлар, техника эше турындагы сораулар кызыксындырды. Ә тамашачылар исә алардан һәр сорауга тулы җаваплар ишеттеләр. Әңгәмә Мәдәният йорты каршындагы мәйданда дәвам итте. Экстремаль спорт төрен яратучылар пилотлардан афтографлар алдылар, кумирлары белән аралаштылар һәм әлегәчә телевизорда гына күргән җиңүчеләр кубогын тотып карадылар. Үзенчәлекле очрашу азагында барысы бергә атаклы узышчылар белән истәлеккә фотога төштеләр.
Моңа кадәр бер атна алдан Емелькино мәктәбендә "Камаз-Мастер" командасы әгъзасы якташыбыз Дмитрий Никитин белән очрашу булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев