Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

Игътибар үзәгендә – ир-атлар сәламәтлеге

Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 2018 ел Татарстанда Ир-атлар сәламәтлеге елы дип игълан ителде.

Экс-министр Адель Вафин үткән елны бу турыда хәбәр иткән иде. Министрлыкта “ир-атларның үзләренең сәламәтлекләренә карата түбән активлыкта булулары“ борчылалар. Элеккеге министр сүзләренчә, бүгенге көндә ир-атларда тәмәке тарту, алкоголь куллану, рациональ булмаган туклану аркасында барлыкка килгән кан тамырлары авырулары чын бәлага әверелгән.

Исегезгә төшерәбез, 2017 ел терәк-хәрәкәт аппаратының зарарлануын һәм авыруларын профилактикалауга багышланган иде.
Ир-атлар сәламәтлеге елы кысаларында Кама аръягы зоналары табибләре велоузыш оештырырга карар кылганнар. Ул Яңа Чишмә районында старт алган, Чирмешәндә дә уздырылган, бу атнада велоузыш эстафета әләме Аксубайга да килеп җитте. Аны безнең Аксубай үзәк хастаханәсе медиклары үзәк мәйданда кабул итте.

Аннары велоузыш Нурлатка, Әлкигә, Болгарга, Алексеевскка юл тотачак һәм Чистайда тәмамланачак. Шулай ук Ир-атлар сәламәтлеге елы кысаларында Аксубай үзәк хастаханәсе табибләре эшчеләр коллективлары алдында ир-атлар сәламәтлеге турында лекцияләр белән чыгыш ясаячак. 45 яшьтән өлкән булган эшләүче ир-атлардан ПСАга түләүсез анализ алу планлаштырылган (оешмаларда график буенча). Анализлар нәтиҗәләре буенча “куркыныч төркеме“ билгеләнеләчәк. “Куркыныч төркем“ ир-атлары өчен табиб-урологка консультацияләр оештырылачак.

– Бөтен чаралар җәмгыять игътибарын ир-атлар сәламәтлегенә юнәлтү максатыннан уздырыла, – дип белдерде Аксубай район үзәк хастаханәсе баш табибе Рөстәм Әхмәтшин. – 2017 елда йомгаклау пресс-конференциясендә элеккеге министр Адель Вафин белдергәнчә, “хатын-кызларның һәм ир-атларның яшәү дәвамлыгы аермасы 11 елны тәшкил итүе, ир-атларга үз сәламәтлекләрен кайгыртырга вакыт җитүе турында сөйли.

Монда башка юл юк. Бәлкем, тормыш иптәшләре белән ирләрен кулларыннан тотып хастаханәгә алып килсеннәр диеп килешүләр төзергә кирәктер“. Үткән елны уздырылган диспансеризация 991 ир-атның 74ендә ПСА-паталогиясе ачыкларга ярдәм итте. Простатит үзенчәлекле антиген (ПСА) – яман шеш маркеры, аны билгеләү простата һәм простата аденомасы рак авыруын – җенес бизләре яхшы сыйфатлы гиперплазиясен диагностикалау һәм күзәтү өчен кулланылган кан сүлендә үткәрелә.

Ир-атлар медицина тикшерүләреннән куркалар, барысы да әйбәт диләр. Шуңа күрә әйбәт булуына инану өчен тикшерү узарга кирәк тә. Үзебезнең чаралар белән без ир-атлар потенциалын саклауга көчләребезне юнәлтәчәкбез.

Айдар Моратшин фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев