Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасына

Физкультурачы көнен билгеләп үттеләр

Соңгы елларда спорт район яшьләре һәм мәктәп укучылары арасында популяр була бара.

Гомумбелем бирү учреждениеләре укучыларының һәм эшче яшьләрнең күпчелеге спортның төрле төрләре буенча секцияләргә йөриләр, ярышларда катнашалар. Спортчылар безнең район данын еракларга таныталар – абруйлы Бөтенроссия ярышларында призлы урыннар яулыйлар.

Бу – тренерларның, физкультура укытучыларының көндәлек хезмәте. Физкультурачы көнендә үткән спорт сезонына йомгак ясалды, тармакның иң яхшы хезмәткәрләре хөрмәтләнде.

Бәйрәм җылы мохиттә үтте. Спорт җәмгыяте вәкилләре  бер-берсен котлау, рәсми булмаган мохиттә аралашу, эшләр турында сөйләшер өчен елына бер тапкыр бергә җыела.

– Тренерлар һәм физкультура укытучыларына сәламәт тормыш рәвеше алып барган, физик яктан чыныккан һәм спортны яраткан сәламәт буын үстерү  бурычы йөкләнгән.  Ә сез аны уңышлы үтисез, – дип билгеләп үтте үзенең тәбрикләү мөрәҗәгатендә  яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин.

–  Физкультура укытучылары һәм тренерлар көче белән балалар һәм яшьләр арасында спортның төрле төрләре үсә һәм популярлаша, безнең  спортчылар республика, Бөтенроссия ярышларында лаеклы нәтиҗәләргә ирешәләр.

Ихлас күңелемнән сезне һөнәри бәйрәм белән тәбрик итәм! 

Районда физкультура һәм спорт белән  шөгыльләнү өчен базаның ничек камилләшә баруын күрү зур сөенеч. “Яшьлек“ спорт комплексы, йөзү бассейны, спорт мәйданчыклары елның теләсә кайсы вакытында яшьләрне һәм үсмерләрне үзләренә чакырып тора.

Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов ассызыклаганча, районда җиңел атлетика да, спортның команда төрләре дә популяр. Әмма ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнергә түгел. Безнең рейтинг иң югары дәрәҗәдә булсын өчен тагын да тырышырга кирәк.

Физкультурачының көн тәртибе гади түгел. Бу –  яшь спортчыларның югары күрсәткечләргә ирешүе, шәхес булып җитешүе өчен куелган көндәлек тырышлык. Һөнәри бәйрәм көнендә тармакның иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.

Физик культураны үстерүгә зур өлеш керткәннәре һәм үсеп килүче буынны спорт һәм физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итүдә актив эш алып барганнары өчен ветеран-педагоглар Геннадий Леонтьев, Ольга Васильева, Җәмил Сәйфуллин, Шамил Мотыйгуллин ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.  

Татьяна Атряскина, Сергей Мигачев, Зәмирә Шиһапова, Нина Волкова ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелделәр.  ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтов, педагог-тренерлар Валерий Павлов һәм Рәис Бикушев район башлыгының Мактау грамоталарына лаек булдылар.

Педагог-тренерлар Владимир Альметкин, Зоя Шихранова, Владимир Кожеманов район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары алдылар. Педагог-тренер Анфиса Ишметовага,  ДЮСШ директоры урынбасары Гүзәл Хикмәтуллинага – мәктәп укучыларын һәм яшьләрне районның спорт тормышына җәлеп иткән өчен, “Яшьлек“ УСЗ шәфкать туташы Зилә Хәмитовага һөнәри вазифасын намуслы башкарган өчен“ район башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамоталары тапшырылды.

Районда спортны үстергән һәм популярлаштырган өчен спорт ветераннары Анатолий Калмыковка һәм Айрат Гайнуллинга, шулай ук  Иске Ильдеряк мәктәбе директоры Алексей Буинскийга һәм  Иске Мокшино мәктәбе директоры Раиль Шәрәфетдиновка спорт бүлегеннән рәхмәт сүзләре яңгырады һәм Мактау кәгазьләре тапшырылды.

Бу көнне  хезмәтләре балаларга тәрбия бирүдә кирәк һәм мөһим булган ярдәмче хезмәтләр вәкилләре адресына да рәхмәт сүзләре яңгырады. Бу – “Дельфин“ йөзү бассейны хезмәткәрләре –  Руслан Терегулов, Алсу Әхмәтҗанова, “Яшьлек“ УСЗның техник хезмәткәрләре Венера Галиева, Мөгазәмә Төхвәтуллина, Алевтина Егорова, Валерий Сулбаев. Алар яшьләр бүлегеннән Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев