Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

Диңгезчеләр бәйрәм итте

Якшәмбе көнне үзәк мәйданда хәрби марш яңгырады, диңгез флоты әләмнәре җилфердәде.

 Биредә диңгез флоты киемнәре, бескозырька кигән йөзләгән ир-ат гаиләләре белән җыелды. Тантана гаеплеләрен һәм узып барышлый туктаган кунакларны “флотча макарон“ һәм чәй белән сыйладылар.

Яңа гына флоттан хезмәт итеп кайткан яшь диңгезчеләр монумент янында мактаулы сакта тордылар. Гадәттәгечә бәйрәмдә элеккеге диңгезчеләр сафка тезелеп бастылар, чыгыш ясадылар, әләм күтәрделәр, диңгезчеләр хөрмәтенә куелган монумент итәгенә чәчәкләр салдылар.

Бүген безнең районнан биш яшь егет диңгез киңлекләре сагында тора. Болар Иске Үзи авылыннан Николай Айдов, Яңа Мокшинодан Валентин Кажуков – икесе дә Калининградда хезмәт итәләр, Яңа Аксубайдан Алексей Пикушев, Аксубайдан Ильнур Фәйзуллин – Североморскта, Иске Кыязлыдан Ришат Шакиров –  Севастопольдә.

– Хәрби-диңгез флоты – Россия Кораллы көчләрен тагын да куәтле итә, – дип ассызыклады бәйрәмгә килүчеләрне тәбрикләп район башлыгы Камил Гилманов. –  Сезнең һәркайсыгыз ХДФ гаскәрләрендә хезмәт итеп, аның көчен ныгытуга үзеннән саллы өлеш керткән.

Район җитәкчесе “ТР Диңгезчеләр җыены“ төбәк иҗтимаги оешмасы рәисе Рөстәм Кормашевка һәм шулай ук  элеккеге ХДФ диңгезчеләре Александр Ишмаевка, Эдуард Шәфиевка, Михаил Пикмуллинга – Рәхмәт хатлары, Бөек Ватан сугышы ветераны Виталий Михейкинга бүләк тапшырды.

Бәйрәм гаеплеләрен ТР Диңгезчеләр җыены вәкиле, икенче ранг капитаны Рөстәм Кормашев кайнар котлады. ХДФ йолаларын хуплаганнары өчен район башлыгы Камил Гилмановны, Анатолий Ильмениковны “Ерак Көнчыгышта хезмәт турында истәлеккә“,  Әфрәим Кузюровны, Валерий Альметкинны, Александр Крайновны, Халит Гарифуллинны “Тын океан флотында хезмәт турында истәлеккә“, Анатолий Скворцовны “Су өсте көчләрендә хезмәт иткән өчен“,  “ТРда Диңгезчеләр җыены“ район бүлекчәсе җитәкчесе Николай Прончатовны “Россия су асты флотының 110 еллыгы“, Олег Ярмушкинны, Михаил Пикмуллинны, Сергей Елисеевны, Флен Зәйнуллинны (Виталий Третьякка бүләкне өенә барып тапшырдылар) “Төньяк флотта хезмәт турында истәлеккә“, Валерий Николаевны “РФ Кораллы Көчләренә 100 ел“ медальләре белән бүләкләде. 

Ул шулай ук  Сергей Александровка, Виктор Степановка, Айдар Моратшинга, Гомәр Хәйруллинга, Евгений Казаковка, Анатолий Скворцовка “ТР Диңгезчеләр җыены“ АҖ исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

– Диңгезчеләр һәрвакытта да Кораллы Көчләрнең элитасы булып тордылар, – дип билгеләп үтте Үзәк Хәрби округ буенча инспектор генерал-майор Анатолий Молоствов. – Диңгезчеләрнең яшь буыны –  диңгезчеләр бердәмлегенең күркәм тарихын дәвам итүчеләр. Яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә сезгә зур ышаныч баглана.

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Граҗданнарны хезмәткә хәзерләү буенча бурычларны үтәүдә ирешелгән уңышлар өчен ул  Анатолий Молоствовка, Камил Гилмановка, Николай Прончатовка – “Эшче-крестьяннар Армиясе һәм Флотына 100 ел“, Илшат Заһидуллинга, Сергей Александровка – РФ МО хәрби комиссариатларына 100 ел“, Петр Волковка, Валерий Николаевка, Сергей Елисеевка –  “ТР хәрби комиссариатларына 100 ел“, Флен Зәйнуллинга – “Хезмәт батырлыклары өчен“ медальләрен тапшырды.

Бу медальгә Виталий Третьяк та лаек булды. Район ДОСААФ бүлеге җитәкчесе Петр Волков Рәис Бикушевны Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Элеккеге диңгезчеләрне, тармак ветераннарын һәм бүгенге эшчеләрне җитәкчеләр – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев, мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов кайнар тәбрикләделәр.

Мәйданда җыр-музыка яңгырап торды, ялкынлы биюләр тәкъдим ителде. Тантанада катнашучылар артистларга кушылып җырладылар да, биеделәр дә, бер сүз белән әйткәндә, рәхәтләнеп ял иттеләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев