Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Көн темасына

Чистай торак инспекциясе күпфатирлы йортларны ремонтлау барышын бәяләде

Быел Аксубайда капиталь ремонт программасы буенча Мазилин урамында күп фатирлы өч йорт ремонтланачак.

12 нче йортта фасад яңартылды, асылда аны апрельдә тапшырдылар. 70 нче номерлы йортта түбәне алыштырганнар, эшләр төгәлләнеп килә. 74 нче йортта төзелеш материаллары кайтарылган, биредә якын арада түбәне сүтүгә керешәчәкләр – подрядчы оешма ышандырганча, 15 августка түбә ябу эшләре тәмамланачак.

Капиталь ремонт барган объектларда Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе урынбасары – Чистай районара торак инспекциясе җитәкчесе Ирина Иванова булды. Ул идарәче компания җитәкчесе Иван Семенов һәм төзелеш эшләре подрядчысы Хәмит Зәйдуллин белән капремонт нечкәлекләре турында фикер алышты.

erid: 2Vtzqw6pLty

Иван Семенов аңлатканча, быел түбәне ремонтлау каралган ике йорт 2002 елда файдалануга тапшырылган булган. Шифер белән капланган түбәләр 22 ел дәвамында шактый тузган, урыны белән су үтә башлаган. Һәм бу икенче катта яшәүчеләргә бик күп мәшәкатьләр тудырган. 70 нче йорт түбәсендә яңа капремонт апрель һәм май айларындагы яңгырлар белән сыналган инде.

– Аксубайда капиталь төзекләндерү эшләрен күп еллар дәвамында Хәмит Зәйдуллин йөзендә бер подрядчы алып бара. Торак инспекциясе адресына капремонт буенча халыктан дәгъвалар кермәгән. Подрядчы тарафыннан аның сроклары да саклана, ремонт сыйфаты да тиешле дәрәҗәдә, – дип йомгаклады сүзен Ирина Иванова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев