Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасына

Басу-кырлар буйлап җыр-моң агылды

Уңышны җыеп алу – зур көч таләп иткән һәм киеренке хезмәт.

Игенчеләрнең – һәр минуты исәптә. Алар иртә таңнан караңгыга кадәр тырыш хезмәт куялар.  Җиләс җилдә дулкынланып тибрәнгән иген басуларына, офыкка барып тоташкан пейзажга карап сокланып утырырга вакытлары юк кыр хезмәтчәннәренең.

Урак көннәренең берсендә “Аксу Агро“ агрофирмасында хезмәт куючы урак алдынгыларының төшке ял вакытын беразга гына булса да эчтәлекле итәргә теләделәр. Моның сәбәбе дә бар иде – игенчеләр янына кунакка артистлар килде!

Очрашу Яңа Тимошкино авылы артындагы көзге бодай басуында булды. Игенчеләр файдалы эшне күңелле чара – концерт номерлары белән бергә бәйләделәр.

– Сезнең хезмәт мөһим һәм кирәк, – дип мөрәҗәгать итте кырда эшләүчеләргә  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов. –  Ул тырышлык һәм көч таләп итә. Һәркөнлек хезмәтегез белән сез район үсешенә саллы өлеш кертәсез.

Сезгә авыр, әмма мактаулы эшегездә уңышлар телим.

Милли күлмәкләр кигән кызлар игенчеләргә ипи-тоз һәм чуашларның милли эчемлеге куас тәкъдим иттеләр. Басу-кырлар буйлап матур көйләр, татар, рус, чуаш халык, эстрада җырлары таралды.

Мәдәният хезмәткәрләре бодай кырында тәкъдим ителәчәк концертка җентекләп әзерләнгәннәр. Аудиториягә яхшырак ишетелсен өчен үзләре белән аппаратура алып килгәннәр, аны генераторга тоташтырдылар.

Игенчеләр Иске Тимошкино авыл мәдәният йортының вокал триосы, җырчылар Василий Майоров, Оксана Ильмухина, Илһат Фәезов, Надеҗда Мишина чыгышларын көчле алкышларга күмделәр.

– Хезмәт кешесенә элек-электән кадер һәм хөрмәт күрсәтелә, – дип ассызыклады мәдәният бүлеге мөдире Алексей Тимирясов. –  Сезнең хезмәт казанышларыгыз мәдәният хезмәткәрләренең игътибар үзәгендә.

Без алга таба да сезне үзебезнең дәртле җырларыбыз белән сөендерәчәкбез. Бу – безнең концерт белән игенчеләр янына тәүге килүебез. Без сезгә күтәренке кәеф һәм хезмәттә уңышларга ирешүегезне телибез!

– Бик зур рәхмәт сезгә, тагын килегез! – дигән фикерләрен белдерделәр кыр хезмәтчәннәре. Төшке ял вакыты тәмамланды. Хезмәтчәннәр кыр кухнясы янында төшке аш белән сыйландылар һәм үзләренең комбайннарына, машиналарына утырып эшкә кузгалдылар.

Эш көне күңелле тәэсирләр белән дәвам итте.
Бүген игенчеләр хезмәтенең беренче нәтиҗәләре хакында сөйләргә була: районда көзге культураларны җыеп алу тәмамланып килә. Авыл хуҗалыгы идарәсенең 7 августка биргән мәгълүматларына караганда, районда 10 мең гектарга якын  мәйданнан көзге бодай суктырылган, 27,9 мең тонна бөртек сугып алынган.

Районда көзге арыш 585 гектар мәйданнан җыеп алынган, 2,1 мең тонна бөртек сугып алынган, уңыш гектарыннан 36,1 центнерны тәшкил итә.
“Аксу Агро“ ЯАҖ көзге бодайны җыеп алуны районда беренчеләрдән булып төгәлләде. Әлеге культура барлыгы  3527 гектар мәйданнан 12,3 мең тоннадан артык җыеп алынган, уңыш гектарыннан 35,0 центнер тәшкил итә.

Жәүдәт Сафиуллин, Валерий Ендерюков һәм Алексей Кудряшов бүгенге көндә хуҗалыкта  ашлык суктырып алу буенча иң алдынгы комбайнчылар, алар 551 тоннадан 609 тоннага кадәр ашлык суктырып алганнар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев