Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәвеф-хәтәр

Аксубай районында яшәүче бер ханым сыерын интернет аша сатарга ниятли һәм бөтен гаиләсен акчасыз калдыра

Узган атнада Аксубай районында өч мошенниклык очрагы теркәлгән.

Аксубай районында яшәүче ханым брендлы сату сайтыннан файдаланырга булган. Чөнки ул сатарга теләгән сөтлебикәнең бәясе дә арзан түгел, кемгә җитте шуңа сатып та булмый бит инде. Шуңа да ул интернетта сату турында белдерү урнаштыра. Сатып алырга теләүче дә бик тиз табыла. Аңа банкоматтан чек кына тәкъдим итәргә кирәк була. Сыер хуҗабикәсе барлык гаилә әгъзаларының банк карталарын ала һәм үзе дә аңлап җиткермичә аларны чит кеше телефон номерына бәйли. Нәтиҗәдә, бөтен гаиләсе акчаларыннан колак кага. Матди зыян йөз мең сум тәшкил иткән.

Икенче хатын-кыз да интернетта товар сатарга була. Аның белән товарны сатып алырга теләгән мошенник элемтәгә керә. Операцияне раслау буларак, аның телефонына сылтама килә. Хатын-кыз аңлап бетермәгән килеш, аның буенча күчә, банк картасы мәгълүматларын кертә һәм акчасыннан колак кага.

Өченче очрак хәтта тикшерүчеләрне дә гаҗәпләндерә. Зыян күрүче моннан өч-дүрт ел элек тә мошенниклар кармагына эләгеп, зур күләмдә акчасын югалткан булган. Шалтыратучылар үзләрен банк хезмәткәрләре итеп таныштыралар, аңа кредит рәсмиләштерелүе турында хәбәр итәләр һәм акчаларны кичекмәстән башка счетка күчерергә кирәк, дип белдерәләр. Хатын шалтыратучылар кушканның барысын да эшли. Шуннан соң гына полициягә мөрәҗәгать итә. Бу бер үк тырмага ике тапкыр баскан дигәнне аңлата.

Мошенниклыкның барлык схемалары турында без газета битләрендә тикшерүчеләр авызыннан район гражданнарын кисәтеп, бер генә тапкыр сөйләмәдек. Полиция хезмәткәрләре даими рәвештә бу уңайдан чаралар уздыралар, хезмәт коллективларына йөриләр, ялгыз яшәүче гражданнар, инвалидлар янына баралар, мошенниклар хәйләсенә ничек эләкмәскә дигән белешмәлекләр калдыралар.

– Мошенниклар кайбер алдау схемаларын дистә еллар кулланалар, ләкин кешеләр аларга ышануны дәвам итәләр. Әгәр сезгә билгесез номерлардан чит кешеләр шалтыраталар икән, телефонны сүндерегез яисә бөтенләй алмагыз. Онытмагыз, банк хезмәткәрләре телефон аша шәхси мәгълүмат сорамыйлар. Куркынычсызлык максатларында карта парольләрен беркемгә дә әйтмәскә кирәклеген гадәткә керегез – ул чакта сезнең электрон акча янчыгыгызга беркем дә кул суза алмаячак, – дип шәрехләде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе өлкән тикшерүчесе Евгений Рахманкулов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев