Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Зыялылык үрнәге

Шул көннәрдә Иске Кыязлы мәктәбе укучылары педагогия хезмәте ветераны Мөнҗия Мәҗит кызы Моратшинаны юбилее белән котладылар. Мөнҗия Мәҗит кызы, Алабуга медицина училищесын тәмамласа да, балачак хыялы - укытучы булу теләге белән янып яши. Ул юллама буенча Иске Кыязлы авылына эшкә килә. Фельдшер булып эшли башлый. Үз эшенең остасы, игелекле, ярдәмчел...

Шул көннәрдә Иске Кыязлы мәктәбе укучылары педагогия хезмәте ветераны Мөнҗия Мәҗит кызы Моратшинаны юбилее белән котладылар.

Мөнҗия Мәҗит кызы, Алабуга медицина училищесын тәмамласа да, балачак хыялы - укытучы булу теләге белән янып яши. Ул юллама буенча Иске Кыязлы авылына эшкә килә. Фельдшер булып эшли башлый. Үз эшенең остасы, игелекле, ярдәмчел булганы өчен авыл халкы аны шунда ук үз итә.

Мәктәптә химия һәм биология фәннәреннән белем биргән тормыш иптәше Әхмәтзыя Моратшинга үзенең мөгаллимә булу теләген җиткерә. Ире Мөнҗия ханымга югары белем алуда нык ярдәм итә.

Мөнҗия Мәҗит кызы 29 яшендә хыялын тормышка ашыра. Ул мәктәптә 30 ел химия һәм биология фәннәрен укыта. Ничәмә-ничә буынга ныклы белем бирә, укучылары аны бүген дә онытмыйлар. Белем көне, Укытучылар көне белән һәрдаим тәбрикләп торалар. Юбилеена укучылар концерт программасы әзерләгәннәр.

Мөнҗия Мәҗит кызы һәм Әхмәтзыя Гали улы - районда абруй казанган укытучылар. Әхмәтзыя Гали улы Аксубай ВЛКСМ район комитетының пропаганда бүлеге мөдире, парторг, район мәгариф бүлеге мөдире булып эшләде, лаеклы ялга чыккач та укытучылык эшеннән озак вакыт аерылмады әле ул. Алар 56 ел бергә, бер-берсенә терәк, кирәк булып, матур гомер кичерәләр. Моратшиннар районда иң үрнәк гаиләләрнең берсе. Алар яшьләр өчен зыялылык, югары әхлаклылык өлгесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев