Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Яраткан кешеләр янәшәсендә яшәү – үзе бер бәхет

Иске Кыязлы авылы аксакалларының берсе - хезмәт ветераны Мәрьям Волкова. Ул, яшьтәшләре кебек үк, кырларда һәм фермада хезмәт куеп, гомеренең иң яхшы вакытын колхозны торгызуга, җәмгыятьне үстерүгә багышлый. Мәрьям Сахап кызын 90 яшьлек юбилее белән котларга районнан делегация килде. Бәйрәм гаеплесе кунакларны дулкынланып каршы алды. - Без чын күңелдән сезне...

Иске Кыязлы авылы аксакалларының берсе - хезмәт ветераны Мәрьям Волкова.

Ул, яшьтәшләре кебек үк, кырларда һәм фермада хезмәт куеп, гомеренең иң яхшы вакытын колхозны торгызуга, җәмгыятьне үстерүгә багышлый. Мәрьям Сахап кызын 90 яшьлек юбилее белән котларга районнан делегация килде. Бәйрәм гаеплесе кунакларны дулкынланып каршы алды.
- Без чын күңелдән сезне туган көнегез белән котлыйбыз, - дип мөрәҗәгать итте ветеранга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Моратшин. - Сезгә исәнлек һәм иминлек телибез!
Ул РФ Президенты В. Путинның котлау хатын укыды, чәчәкләр һәм районнан күчтәнәчләр тапшырды. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева һәм Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин да Мәрьям Сахап кызын юбилее белән тәбрикләделәр. Бу тантаналы мизгелдә бәйрәм гаеплесенең барлык якыннары һәм туганнары кул чабып рәсми затларның котлауларына кушылдылар.
Бәйрәм гаеплесе дулкынлану хисләрен, шатлык күз яшьләрен тыя алмады һәм котлаулары өчен барысына да рәхмәтләрен әйтте.
- Мин 13 яшьтән колхозда эшли башладым, - дип искә алды Мәрьям Сахап кызы. - Ул елларда барысы да шулай эшли иде. Авыр иде, әлбәттә.
Тормыш иптәше Нургаяз ике ел бергә бәхетле яшәгәннән соң кинәттән вафат була. Шулай итеп 5 атналык бала белән тол хатын булып кала ул, әмма барлык авырлыкларны да җиңеп чыгарга көч таба. 18 ел сыер савучы булып эшли, аннары - колхозда төрле эшләрне башкара. Кырда да эшли, ындыр табагында да, урман да кисә. Улы Ильясны тәрбияли. Еллар үтү белән ул әнисенә терәк була. Ильяс һәм аның тормыш иптәше Ләйлә ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, алар Түбән Кама шәһәрендә яшиләр, икесе дә кияүдә. Хәзер нәселне дәвам итүче - оныкчыгы Ралинә. Әти-әнисе белән әбисенең юбилеена кайткан матур күлмәк кигән бер яшьлек кызчык кызыксынып дөньяны күзәтте. Хөрмәт иткән һәм яраткан кешеләрең янәшәсендә яшәү - үзе бер бәхет. Язмыш анарга шундый бүләк биргән.
Бер-бер артлы юбилярны бәйрәме белән тәбрикләргә кунаклар килә торды, өй шатлык белән тулды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев