Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Кешеләр һәм язмышлар

Яңа ел сюрпризы

Яңа ел алдыннан Мюд поселогыннан күп балалы гаилә, көтелмәгән, икеләтә куанычлы сюрприз алды. "Haier" Яр Чаллы төзелеш компаниясе яңа киемнәр һәм тәм-том салынган зур сумка бүләк итте. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров шушы көннәрдә бүләкне адресатка җиткерде. Сухаловлар гаиләсенә ул бәхетле Яңа ел, сәламәтлек, иминлек теләде. Кырык алты яшьлек...

Яңа ел алдыннан Мюд поселогыннан күп балалы гаилә, көтелмәгән, икеләтә куанычлы сюрприз алды.


"Haier" Яр Чаллы төзелеш компаниясе яңа киемнәр һәм тәм-том салынган зур сумка бүләк итте. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров шушы көннәрдә бүләкне адресатка җиткерде. Сухаловлар гаиләсенә ул бәхетле Яңа ел, сәламәтлек, иминлек теләде.

Кырык алты яшьлек Валентина Евграфовна сигез бала тәрбияләп үстерә. Җиде ел элек аның тормыш иптәше вафат була.

Өлкән кызы Оксана гаиләсе белән Аксубайда яши. Аралары бер генә яшь булган Алена һәм Евгения Лениногорскида укыйлар, тиздән алар укытучы һөнәрен алачак, игезәкләр Дина белән Диана - алтынчы, Ангелина һәм Анжелика бишенче сыйныфта укыйлар. Бердәнбер улы Богдан урын өстендә, ул тумыштан ук авыр сырхаудан интегә.

Гаилә зур булмаган өйдә яши. Монда уенчыкларның ниндие генә юк.

-Кызларым өй эшләрендә булышалар, - дип сөйли хуҗабикә.

Кунакчыл һәм уңган Валентина үзенең гомерен балаларга багышлый.

-Авырлыклар бар инде ул, тик без аларны бергәләп җиңәргә тырышабыз, - дип елмая Валентина.

Ул сыер, кош-корт асрый. Печән әзерләшергә кияве булыша, җир пае өчен терлек азыгы ала. Җәен гаилә "шәһәр читенә" - Ахматкага күчә.

-Монда юл өсте, шуңа тузаннан тын алып булмый, ә урман янәшәсендәге поселокта яшәү җанга рәхәт, - дип сөйли күп балалы әни. - Богданга саф һавада бик ошый. Урманга йөрибез, җиләк, гөмбә җыябыз, кышкылыкка кайнатма, төрле салатлар ясыйбыз, кыяр-помидор тозлыйбыз. Көз җиткәч яңадан Мюдка кайтабыз.

Җирлек башлыгы Надежда Бокарева сөйләвенчә, Сухаловларның кызлары тырышып укыйлар, иҗатта катнашалар.

-Валентина Евграфовнаны барысына да өлге итеп куям, - дип сөйли җитәкче. - Ул улын карарга да, өен пөхтә тотарга да, мал асрарга да өлгерә.

-Ходай исәнлектән генә аермасын, - дип сүзгә кушылды Валентина Евграфовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев