Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Виктория – татармультфильмны ясаучылар арасында

Аксубай балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчесе Виктория Абросимова Татар АССРның барлыкка килүенә 100 ел тулуга багышланган "Татарстан гасыры" мәгариф проектын ясауда катнашты. Викторияне әнисе Галина Дамир кызы белән мультфильм презентанциясе уздырылган Татарстанның Мәдәният министрлыгына чакырдылар. Мультфильмны ясауда катнашучы балалар саны Гиннесс рекордлар китабына кертелде хәтта. "Татарстан гасыры" - 7дән 15 яшькәчә...

Аксубай балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчесе Виктория Абросимова Татар АССРның барлыкка килүенә 100 ел тулуга багышланган "Татарстан гасыры" мәгариф проектын ясауда катнашты.

Викторияне әнисе Галина Дамир кызы белән мультфильм презентанциясе уздырылган Татарстанның Мәдәният министрлыгына чакырдылар. Мультфильмны ясауда катнашучы балалар саны Гиннесс рекордлар китабына кертелде хәтта.
"Татарстан гасыры" - 7дән 15 яшькәчә 30 меңнән артык укучы катнашкан белем бирү проекты. Балаларның 2500дән артык рәсемнәре һәм 500дән артык шигырьләре "Татарстан гасыры" мәгариф проекты нигезе итеп алынды.
- Безнең Сәнгать мәктәбенә проектның иҗади төркеме килгән иде, анимация буенча мастер-класслар үткәрделәр, ватанпәрвәрлек һәм Татар АССРның барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, - дип бүлеште Виктория. - Аннан соң хисләребезне кәгазь битенә төшерергә тәкъдим иттеләр. Минем рәсемдә - кулларыннан 3 күгәрчен очырып җибәрүче кызчык. Күгәрченнән - безнең район символы, бу район территориясендә яшәүче 3 халыкның бердәмлеге турында сөйли. Бездә төрле милләт вәкилләре торса да, без дус-тату яшибез.
Сәләтле Аксубай кызының рәсеме сайлап алына һәм мультфильмда күрсәтелә. Ә автор үзе Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәр округлары гербларына багышланган иң яхшы иҗат эшләре тәкъдим иткән 45 укучы арасына керде һәм диплом һәм смартфон белән бүләкләнде.
Мәдәни байлыкларны үстерүдә ярдәм күрсәткәне өчен Аксубай районы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев