Ул тормыштан зарланмый
Хәтирә Фәтхетдинова күптән түгел генә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның язмышы ул еллардагы яшьтәшләреннән бер дә аерылмый. Сугышка кадәр көне-төне колхозда эшләү, сугыштан соң торф сазлыкларында җәфа чигү. Хәтирә Фәтхетдиновна бихисап һөнәрләр үзләштергән. Тормышка чыгып, ике ел гына бәхетле яшәп кала, чөнки ире кинәт кенә вафат була. Хәтирә әбинең...
Хәтирә Фәтхетдинова күптән түгел генә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аның язмышы ул еллардагы яшьтәшләреннән бер дә аерылмый. Сугышка кадәр көне-төне колхозда эшләү, сугыштан соң торф сазлыкларында җәфа чигү. Хәтирә Фәтхетдиновна бихисап һөнәрләр үзләштергән. Тормышка чыгып, ике ел гына бәхетле яшәп кала, чөнки ире кинәт кенә вафат була. Хәтирә әбинең бәхетенә кызы кала, һәм бөтен гомерен ул аңа багышлый.
Хәтирә әби Думада иске генә өйдә яши. Тормыштан ул һич кенә дә зарланмый. Хәтирә әби һәр көнне кояш чыкканга, өенә килгән кунакка куана. Кышын Нургалида яшәүче кызына китә.
-Туган авылымнан китәсем килми, - дип сөйли елмаеп Хәтирә әби. -Гомерем шунда үтте бит инде. Монда һәр агач таныш ич миңа.
Юбилярны район җитәкчелеге дә кайнар котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев