Тәртипне үзенең тормыш шигаре итеп куя
Шушы көннәрдә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Федераль-миграция бүлеге хезмәте җитәкчесе Фәретдин Шәязданов 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Һәр кеше тормышында 50 яшьлек дата - әһәмиятле этап булып тора. Бу чорда яшәлгән елларны барлап бәя бирәсең. Шул ук вакытта алда сине тулы сыйфатлы эш еллары көтә. Фәретдин Шәмсетдин улы тормышта үз...
Шушы көннәрдә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Федераль-миграция бүлеге хезмәте җитәкчесе Фәретдин Шәязданов 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Һәр кеше тормышында 50 яшьлек дата - әһәмиятле этап булып тора. Бу чорда яшәлгән елларны барлап бәя бирәсең. Шул ук вакытта алда сине тулы сыйфатлы эш еллары көтә. Фәретдин Шәмсетдин улы тормышта үз юлын тапкан һөнәренә тугры шәхес. Гаиләдә төпчек бала буларак, Яңа Кармәт авылы мәктәбендә сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Казан энергетика техникумына укырга керә.
Аны уңышлы тәмамлап, армиягә китә. Ватан алдындагы бурычын үтәп, Украинадан алып, Ерак Көнчыгышка кадәр илләрне гизә. Нәкъ менә Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итүе аңа алга таба һөнәрен тамырдан үзгәртүдә этәргеч була да инде. Армиядән соң, ведомстводан тыш сак бүлегенә тоткарлау төркеменә милиционер булып эшкә урнаша. Соңрак, милициянең участок инспекторы булып эшләгәндә, һөнәри планда кирәкле белем һәм кешеләр белән эшли белү тәҗрибәсе туплый. Эчке эшләр бүлегенең оператив кизү торучысы вазыйфасын да башкара. Җавапчыл, эшне җиренә җиткереп башкарырга күнеккән, тәртипне беренче планга куйган хезмәткәр буларак, ул үзенә йөкләнелгән бурычларны уңышлы үти. 2000 елда район эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге аңа паспорт хезмәтен җитәкләүне ышандыра.
-Бу эшкә мин нәкъ менә паспорт реформасы башланганда килдем, - дип сөйли Фәретдин Шәмсетдинович. - Яңа эшкә баш-аягым белән чумарга туры килде. Әлбәттә инде, кыен булды. Татарстанда паспорт реформасы бераз соңрак башланды, чөнки бу вакытта өстәмә бит мәсьәләсе хәл ителде.
Әлеге эшне вакытында башкару өчен Фәретдин Шәязданов җитәкләгән шәхси составка ике ел буена зур тырышлык куеп эшләргә туры килә. Паспорт хезмәте 16 ел дәверендә төрле үзгәрешләр кичерде. Бу турыда оешманың исеме үзгәрүгә карап та фикер йөртергә була. 2013 елда эчке хезмәт майоры Фәретдин Шәязданов тиешле еллар хезмәт итеп, пенсиягә чыга. Тик әле дә Дәүләт гражданнар хезмәткәре сыйфатында эшен дәвам итә. Әлеге хезмәт бүлегендә барысы да тәртип буенча бара, гражданнарны кабул итүгә бәйле тиешле шартлар тудырылган. Аксубайда авыл районнары арасында беренчеләрдән булып биометрик паспорт бирелә башлады. Республиканың 6 районында яшәүчеләр дә чит ил паспортын моннан килеп алдылар. Гаилә мәсьәләсендә дә Фәретдин Шәмсетдин улының барысы да тәртиптә, ул бер дигән гаилә башлыгы, бәхетле әти. Тормыш иптәше Руфия Мингата кызы белән алар өч кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр. Ильвина әтисе сукмагыннан киткән - юридик белем алган, Энҗе исә әнисе кебек медик булачак. Өченче кызлары Айсылу мәктәптә укый, ә төпчекләре Адел балалар бакчасына йөри. Ни генә дисәң дә, әти кеше балалары өчен һәрьяклап өлге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев