Тормышта бар да була
Минсәра Гайнетдинова үзенең тормыш юлын колхоз производствосына багышлый. Ындыр табагындагы сезонлы эшләрдән, салам, печән өюдән тыш, Минсәра Хәсәнҗановна ел саен ике-өч гектар чөгендер эшкәртә. Әлеге техник культура озак еллар авыл кешеләре өчен төп табыш чыганагы булып торды. "Татарстан" колхозында аны эшкәртү белән уңышлы шөгыльләнәләр, чөгендер плантацияләре дә зур мәйдан били....
Минсәра Гайнетдинова үзенең тормыш юлын колхоз производствосына багышлый.
Ындыр табагындагы сезонлы эшләрдән, салам, печән өюдән тыш, Минсәра Хәсәнҗановна ел саен ике-өч гектар чөгендер эшкәртә. Әлеге техник культура озак еллар авыл кешеләре өчен төп табыш чыганагы булып торды.
"Татарстан" колхозында аны эшкәртү белән уңышлы шөгыльләнәләр, чөгендер плантацияләре дә зур мәйдан били. Аны үстерү җиңелләрдән булмый. Ике-өч тапкыр эшкәртүгә карамастан, рәт араларындагы чүп котырып үсә. Татлы тамырны карлы-яңгырлы, салкын һава торышында җыеп алып, Нурлатка шикәр заводына озату эшләре тагын да кыенрак иде. Командировкага килгән шоферлар белән үзеңә сөйләшергә, аннан соң чөгендерне кул белән төйисе иде. Аның каравы акчаны яхшы түлиләр, шикәр комы да бирәләр иде.
Минсәра Хәсәнҗановна өй эшләрен башкарырга да, алты баланы аякка бастырырга да өлгерә. Балалар үсә барган саен кул астына керә баралар, чөгендер кырында да, хуҗалыкта да ярдәм итәләр. Ире Вәлиҗан Сруртдинович та колхозда төрле эшләр башкара, күбрәк төзелеш бригадасында эшли. Вәлиҗан Гайнетдинов кебек агач остасын авылда еш очрата алмыйсың. Ул һаман да карап, сокланып туймаслык көянтәләр ясый.
Бүген алар икәү генә гомер кичерсәләр дә, төрле шәһәрләргә таралган балалары еш кайтып хәлләрен беләләр, ә ата-ана өчен аларны сау-сәламәт булып каршы алып, озатып калу да зур бәхет.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев