Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Тормыш юлыннан гармун һәм җыр белән

Районда Евгений Копоневны белмәгән кеше юктыр. Кемдер аны элек җитәкче урыннар биләве буенча белә, күпләргә, шул исәптән яшь буынга ул ветераннар оешмасы эшәчәнлеге буенча таныш. Шулай булмый ни, ул бит оста гармунчы да, җырлар иҗат итүче дә, гомумән җырга-моңга гашыйк кеше. Евгений Петрович бүген 75 еллык юбилеен билгеләп үтә. Ул...

Районда Евгений Копоневны белмәгән кеше юктыр.


Кемдер аны элек җитәкче урыннар биләве буенча белә, күпләргә, шул исәптән яшь буынга ул ветераннар оешмасы эшәчәнлеге буенча таныш. Шулай булмый ни, ул бит оста гармунчы да, җырлар иҗат итүче дә, гомумән җырга-моңга гашыйк кеше. Евгений Петрович бүген 75 еллык юбилеен билгеләп үтә.
Ул сугыш башланыр алдыннан Түбән Баланда авылында дөньяга килә. Сигез бертуганның яртысы ачлык елларында җир куенына керә. әтисе фронтка китә, аннан инвалид булып кайта. Ә кечкенә Евгений, каты авырудан соң, могҗиза белән генә исән кала, әмма аның эзе гомере буена саклана - күзенә зыян килә.
-Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда халыкның тормышы бик авыр булды, - дип искә ала Евгений Петрович. -Малай чагымнан туйганчы ипи ашап буласына һич кенә дә ышанмадым. Әни сәгать өчтән торып, эшкә киткәнче ипи пешереп калдыра иде. Ул ипинең тәмен бүген дә онытмыйм...
Ул беренче тапкыр абыйсы армиядән алып кайткан гармунны кулына ала. Ул чакта авылда әлеге уен коралында юньләп уйнаучы булмый, димәк, аны өйрәтер кеше дә булмаган, барысына да ул үзенең әрсезлеге белән ирешкән. Ә үсә төшкәч, үзе эшләп тапкан акчага, әти-әнисенең теләгенә каршы төшеп, яңа кием аласы урынга, гармун сатып ала. Авыл малае Бөгелмәдә бухгалтерлыкка укый, Казанда авыл хуҗалыгы техникумында белем ала. Анда оста гармунчы буларак таныла, кызыл диплом ала. Минзәлә районында практика уза. Монда аның тырышлыгы белән үзешчәннәр коллективы барлыкка килә, район бәйгеләрендә уңышлы гына чыгыш ясый.
Яшь белгеч 1963 елда районга кайта һәм төрле вазыйфаларда эшли. Ул вакытта эшне теләгеңә карап сайлап алу мөмкинлеге булмый, тәкъдим итәләр икән, берничек тә кире кага алмыйсың. Евгений Петрович баш икътисадчы, парторг, совхоз директоры, КПСС район комитетының икенче секретаре булып эшли. 1982 елда район башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. Җиде елдан соң иминият фирмасы филиалы директоры итеп күчерелә. Аның хезмәт стажы - 55 ел! Ул озак еллар ветераннар оешмасын җитәкләде. Чит кеше бәласына битараф булмаган, принципиаль кеше буларак, ветераннарга көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүдә актив ярдәм итте, властьнең төрле дәрәҗәләрендә аларның мәнфәгатьләрен яклады. Евгений Петрович бүгенге көндә дә, район ветераннар советы рәисе урынбасары буларак, җәмәгать эшчәнлеге алып бара. Ул хәрби частьләр белән элемтәдә торып, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертә.
Тормыш иптәше Руфина Петровна белән ярты гасырга якын кайгы-хәсрәтләрне дә, шатлыкларны да уртаклашып, иңгә-иң куеп гомер кичерәләр. Ул аның өчен гаилә учагын саклаучы да, ышаныч-терәк тә, җәмәгать эшләрендә фикердәш тә. Җыр, музыка - Копоневлар гаиләсенең аерылгысыз юлдашы. Евгений Петрович "Уйна гармун!" бөтенроссия фестивалендә алты тапкыр катнашкан, Иваново, Самара, Тольятти, Киров, Орехово-Зуево шәһәрләрендә концерт программалары белән булган, йөздән артык җыр язган (аның җырларын коллективлар һәм Россия шәһәрләрендә яшәүче аерым кешеләр башкара). Ул үзенең иҗат җимешләрендә туган якка булган соклануын белдерә.
-Җырларым белән мин тыңлаучылар күңелендә шатлык, изгелек хисләре уятырга тырышам, - дип уртаклашты юбиляр. - Кешеләр әйләнә-тирә мохитнең, табигатьнең матурлыгын, гүзәллеген күрсеннәр, тойсыннар иде. Ә гармун миңа әлеге изге гамәлемдә бик тә ярдәм итә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев