Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Үткәннәрне искә алдылар

Шул көннәрдә Аксубайда Сәлихҗан Минсафин дустанә визит белән булып ките. Сәлихҗан Минсафин тумышы белән Татар Сөнчәлесе авылыннан. Авыр сугыш елларын, 1942 елда әтисенең Мәскәү янында вафат булуын, ачлык елларын кичерсә дә ул җиде сыйныф белем алауга ирешә, аннан соң урта белемгә дә ия була. Туган авылына кайтып, авыл клубы мөдире...

Шул көннәрдә Аксубайда Сәлихҗан Минсафин дустанә визит белән булып ките.

Сәлихҗан Минсафин тумышы белән Татар Сөнчәлесе авылыннан. Авыр сугыш елларын, 1942 елда әтисенең Мәскәү янында вафат булуын, ачлык елларын кичерсә дә ул җиде сыйныф белем алауга ирешә, аннан соң урта белемгә дә ия була. Туган авылына кайтып, авыл клубы мөдире вазифасында хезмәт биографиясен башлый.

- Ләкин минем барыбер җирдә эшләү, авыл хуҗалыгы белгече булу теләгем зур булды, - дип искә алды Сәлихҗан Гаяз улы. - Мин Казан авыл хуҗалыгы институтына агрономия факультетына укырга кердем. Ләкин бер айдан мине армиягә алдылар, Ашхабадта зенит-артиллерия дивизиясендә радиолокация станциясендә хезмәт иттем, беррәттән ике еллык партия мәктәбендә укыдым. Хәрби кеше булмасам да, сезнең коллегагыз - журналист булыр идем - минем мәкаләләрем хәрби округ гәзитендә басылып чыкты. Әмма кече ватаным тешләремә кереп йөдәтте...

Туган авылы Сөнчәлегә кайту белән Нурлат районында башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башлый. Партиянең район комитеты аны Биләр районының Киров исемендәге колхозына партоешма секретаре итеп билгели. Ул үзен журналистика өлкәсендә дә сынап карый - Биләр районының "Дуслык" гәзитендә авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире булып бер ел эшли.

Район тарихында аны Октябрь районы белән берләштергән чор бар. Әмма 1965 елның гыйнвареннән Аксубай районы кабаттан мөстәкыйль эшли башлый. Нәкъ менә шул чорда партиянең район комитеты кушуы буенча Сәлихҗан Минсафин районга кайта. Аны баш агроном итеп куялар, ә бераз вакыттан - Аксубай районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары, аннан ары авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу һәм аның сыйфаты буенча баш дәүләт инспектор итеп билгелиләр.

- Районда мин сигез ел эшләдем. Авыл хуҗалыгы тармагы элек-электән гади тармак булмады, үсеш алган чорлар да, түбән тәгәрәгән вакытлар да булды, әмма урыннардагы белгечләр, механизаторлар һәрвакытта да эш сөючәнлек һәм эшкә җаваплы караш белән аерылып тордылар, - дип искә ала Сәлихҗан Минсафин. - Аксубай елдан-ел ямьләнә, төзекләнә икән, димәк хәзерге буын да шундый.

Район башлыгы Камил Гилманов якташыбыз белән район үзәге буйлап сәяхәт кылды. Яшьләр үзәге янындагы эскәмиягә утырып, алар авыл хуҗалыгы тармагы ветераннарын, җитәкчеләрне, бистәнең нинди булуын, аны партиянең район комитеты тарафыннан Яр Чаллы шәһәренә һәм Тукай районына җибәрүләрен искә алдылар. Ул анда сөтчелек-яшелчә совхозларының Чаллы трестында баш агроном, "Ворошилов" совхозы директоры, авыл хуҗалыгы идарәсендә баш агроном, халык контроле комитеты рәисе, җир реформасы буенча комитет рәисе булып эшли. Шахмат - аның яраткан шөгыле, чөнки ул оста уенчы. Кунакка аны үстергән, тормышка юллама биргән районның бүгенге көндә нинди эш-мәшәкатьләр белән янып яшәве турында белү бик тә кызыклы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев