Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Тарихка багышланган гомер

Шушы көннәрдә Яңа Ибрай авылында гомер кичерүче мәгариф ветераны Шәүкәт Кәбировка 65 яшь тулды. Гомере буена бер идея, шөгыль белән янып яшәгән кешеләр бар. Шәүкәт Галимҗан улы шундыйларның берсе, ул туган якны өйрәнүче. Белеме буенча тарих укытучысы Шәүкәт Кәбиров 34 ел буена Яңа Ибрай мәктәбендә эшли. Тарих һәм җәмгыять белеме...

Шушы көннәрдә Яңа Ибрай авылында гомер кичерүче мәгариф ветераны Шәүкәт Кәбировка 65 яшь тулды.



Гомере буена бер идея, шөгыль белән янып яшәгән кешеләр бар. Шәүкәт Галимҗан улы шундыйларның берсе, ул туган якны өйрәнүче.


Белеме буенча тарих укытучысы Шәүкәт Кәбиров 34 ел буена Яңа Ибрай мәктәбендә эшли. Тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыта, тәрбия эше буенча директор урынбасары, мәктәп директоры була. Шул еллар дәверендә туган якны өйрәнү аның эшенең төп юнәлеше була. Хезмәт эшчәнлегенең башыннан ук ул мәктәптә туган якны өйрәнү музеена нигез сала. Аның җитәкчелегендә яшь эзтабар-тарихчылар туган авыллары тарихының яңа битләрен ачканнар, танылган якташлары турында берәмтекләп мәгълүмат туплаганнар. Шулай ук архив материаллары белән эшләгәннәр, авылда яшәүче өлкән буын вәкилләре сөйләгән вакыйгаларны язып алганнар, музейлар, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар белән хәбәр алышканнар. Актив эзләнүләр нәтиҗәсендә бай тарихи материал тупланган. Шәүкәт Галимҗан улының тырышлыгы белән музей экспозицияләрендә Бөек Ватан сугышы елларында илне яклаган якташларының, авылдашларының хәрби һәм хезмәт батырлыклары киң яктыртылган. Туган якны өйрәнүче танылган авылдашлары - профессор М. А.Габдрахманов (Яңа Ибрай урта мәктәбе аның исемен йөртә), ТАССР Югары Совет Президиумының беренче рәисе Г.А.Динмөхәммәтов турында мәгълүмат җыюга зур көч һәм тырышлык куя. Дистәләгән еллар дәверендә безнең газета битләрендә аның тарихи темага кагылышлы мәкаләләре басылды.


Хәзер мәгариф ветераны лаеклы ялда. Тик ул бүген дә кул кушырып утырмый - авыл, район тормышында барган вакыйгалар эчендә кайный. Яңа Ибрайда җиде Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Алар белән аралашуны, өлкән яшьтәге кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклауны ул беренче планга куя.
Тормыш иптәше белән алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген исә алар дүрт оныкларына карап сөенеп туя алмыйлар.


Шәүкәт Галимҗан улы үзенең юбилеен авылдашлары белән бергә каршы алган. Туган якны өйрәнү һәм яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү буенча озак еллар буена нәтиҗәле эш алып барганы өчен Шәүкәт Кәбировка тантаналы рәвештә район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев