Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Сугыш толын котладылар

Бөек Ватан сугышы офицерының тол хатыны Миңнегөлсем Кобиевага 95 яшь тулды. Миңнегөлсем Зәйдулла кызы Яңа Ибрай авылында хәлле крестьян гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Хуҗалыклары зур була. Хезмәт сөючән әти-әнисе ике сыер, 20 сарык, 30 оя умарта асрыйлар. Механик май язу җайланмасы да, йон тетү станогы да була аларның....

Бөек Ватан сугышы офицерының тол хатыны Миңнегөлсем Кобиевага 95 яшь тулды.

Миңнегөлсем Зәйдулла кызы Яңа Ибрай авылында хәлле крестьян гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Хуҗалыклары зур була. Хезмәт сөючән әти-әнисе ике сыер, 20 сарык, 30 оя умарта асрыйлар. Механик май язу җайланмасы да, йон тетү станогы да була аларның.

Миңнегөлсемгә сигез яшь тулганда - күмәкләштерү чоры башлана. Әтисен кулак итеп танып кулга алалар. Ул бөтен бар булганын бирергә килешкәч, җибәрәләр. Өйнең калай түбәсен сүтеп алып, мәктәп түбәсен ябалар.

- Өйдән бар нәрсәне ташып бетерделәр, хәтта сандыкны да алдылар, - дип сөйли Миңнегөлсем әби. - Әти-әни колхозга кереп, шунда хезмәт куя башладылар. Тормыш акрын гына үз көенә барганда сугыш башланды.

Аңа да күпне күрергә туры килә: авыр хезмәтне дә, ачлык-ялангачлыкны да, сугыш чорын да. Авылдашлары белән бергә Тәтеш районында танкларга каршы чокырлар казыйлар. Сугыштан соң Миңнегөлсем колхозда эшли.

1947 елда хәрби офицер, ике орден иясе Нуриәхмәткә кияүгә чыга. Алар бергә 60 нчы елларга кадәр урманчылыкта хезмәт куялар. Аннары колхозда эшлиләр. Алты балага гомер һәм тәрбия бирәләр. Йорт башлыгы 2000 елда авырып дөнья куя.

Бүген Миңнегөлсем Зәйдулла кызының 11 оныгы, 17 оныкчыгы бар.

Әби улы Фәрхат гаиләсендә кайгырту һәм игътибар тоеп, бәхетле гомер кичерә. Узган ел Җиңү көнендә ветераннарның тормыш шартларын яхшырту программасы буенча ул Аксубайдан фатир алган.

Юбилярны истәлекле көн белән котларга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров һәм ветераннар советы риәисе Шәүкәт Кәбиров килделәр. Алар юбиляр әбигә сугыш һәм сугыштан соңгы елларда армый-талмый хезмәт куйганы өчен ихлас рәхмәт әйттеләр, сәламәтлек теләделәр, гөлләмә һәм бүләк тапшырдылар.

95 яшьлек ветеранның мондый игътибардан күзләре яшьләнде. Ул барысына да рәхмәт укып, исәнлек һәм озын гомер теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев