Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Редакция ветеранын «Татмедиа» АҖ Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр

Ольга Сергеевна Атряскина 17 ел район газетасы редакциясендә чуаш дубляж газетасы буенча мөхәррир урынбасары булып эшли.

Таләпчән, гадел, гыйлемле, принципиаль, әмма шул ук вакытта игелекле, ачык күңелле, позитив һәм ярдәмгә килергә әзер – аны каләм буенча хезмәттәшләре нәкъ шундый итеп беләләр. Шушы көннәрдә аңа 90 яшь тулды. Өлкән яшьтә булуына карамастан юбилярның хәтере искиткеч.

– «Кеше – бәхет өчен, кошлар – очар өчен туа» – Короленконың танылган әсәреннән бу юлларны хәтерлисезме? Кеше үз бәхетен коючы да, аны саклаучы да, – Ольга Сергеевна үзен котларга килгән кунакларны шушы сүзләр белән каршы алды.

Юбилярны Россия, Татарстан Президентлары һәм район исеменнән район башлыгы Камил Гилманов котлады. Һәм аңа Аксубай районы территориясендә чуаш телен һәм чуаш мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

– Үз вакытында ике дистәгә якын гомерегезне газетага биргәнегез, район тарихын язганыгыз өчен без Сезгә рәхмәтле, – дип билгеләп үтте Камил Гилманов. – Сез бәхетле кеше, чөнки Сезнең эшегезне кызыгыз – Ирина Крюкова дәвам итә, ул бүгенге көнгә кадәр район газетасында хезмәт куя.

Юбилярны шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров һәм редакциядән делегация тәбрикләде. Коллегаларыннан җылы котлау сүзләре, гөлләмә һәм бүләк белән бергә, район газетасы баш мөхәррире Людмила Жаренова Ольга Сергеевнага «Ял пурнăçӗ» чуаш дубляж газетасын үстерүгә керткән күпъеллык хезмәте өчен һәм 90 яшьлек юбилее уңаеннан «Татмедиа» АҖдән Рәхмәт хаты да тапшырды.

– Без Сезнең бәяләп бетергесез тәҗрибәгезгә таянабыз һәм Сезнең традицияләрне дәвам итәбез, – дип мөрәҗәгать итте тантана сәбәпчесенә Людмила Жаренова. Медиахолдингның генераль директоры Шамил Садыйков та ветеранга иң ихлас котлауларын җиткерде.

Ольга Сергеевна бүген дә район газетасы өчен җан ата. Сервантта пыяла астында район газетасының агымдагы елда басылып чыккан беренче саны саклана. Ветеран редакциянең уңышларына сөенүен, коллектив өчен борчылуын таный. Ул үзе белән эшләргә туры килгән бөтен кешене дә исемнәре белән хәтерли. Күп кенә вакыйгалар арасыннан, үзе эшләгән елларда цензураның нинди булуын, район партия комитетына «келәмгә» еш чакыртуларын һәм газета басылып чыккан көннәрдә төн уртасында гына өйләренә кайтуларын искә төшерде.

– Мин район газетасының һәр санын түземсезлек белән көтеп алам, бер хәрефен дә калдырмыйча берничә кат укып чыгам, кайда нәрсә төзелүен, районның нәрсә белән яшәвен беләм, шулай да барысын да үз күзләрем белән күрәсем һәм редакциядә – безнең тарих музеенда буласым килә, – дигән теләкләрен җиткерде ветеран һәм бездән үзе өчен яңартылган район үзәге буенча сәяхәт оештыруыбызны сорады.

Без аның хыялын, һичшиксез, тормышка ашырачакбыз!

Юбилей көнендә Ольга Сергеевна үзенең укучыларын да көтте – ул Аксубай педучилищесын тәмамлагач, 17 ел Савгач мәктәбендә рус теле укытучысы булып эшләгән, аннары Укытучылар институтын (40-50 елларда педагогик югары уку йортларын шулай дип атаганнар) тәмамлаган. Бүген дә илнең төрле почмакларыннан аңа адресланган котлау открыткалары килә. Ул чуаш дубляжы буенча мөхәррир урынбасары вазыйфасында хезмәттәшлек иткән элеккеге авыл хәбәрчеләре белән дә аралаша.

Безнең ветеран – яшенә буйсынмый. Ул элеккечә хәрәкәтчән, яңалыклар карый, сәяси яктан да белемле, илдәге вәзгыять өчен борчыла һәм Җиңү көне уңаеннан митингларда, ноябрь һәм Беренче май демонстрацияләрендә шефлык итеп, үз укучыларын да шул ук җырлар белән тәрбияләгән патриотик җырларны башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев