Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Отставкадагы майорга – 85 яшь

Педагогия хезмәте ветераны, Аксубай районының Мактаулы гражданины Николай Янилкин бүген 85 нче туган көнен билгеләп үтте. Укытучы, остаз, хезмәттәш, аксубайлылар, якташлар турындагы китап авторы бүген илебезнең төрле почмакларыннан тәбрикләүләр кабул итә. Районда ничәмә-ничә буын аксубайлыны тәрбияләүгә үз өлешен керткән хәрби җитәкче, отставкадагы майор Николай Андреевич Янилкинны белмәгән кеше бармы икән....

Педагогия хезмәте ветераны, Аксубай районының Мактаулы гражданины Николай Янилкин бүген 85 нче туган көнен билгеләп үтте.

Укытучы, остаз, хезмәттәш, аксубайлылар, якташлар турындагы китап авторы бүген илебезнең төрле почмакларыннан тәбрикләүләр кабул итә. Районда ничәмә-ничә буын аксубайлыны тәрбияләүгә үз өлешен керткән хәрби җитәкче, отставкадагы майор Николай Андреевич Янилкинны белмәгән кеше бармы икән. Укучылары бүген дә аны җылы хисләр белән искә алып сөйлиләр, таләпчән укытучыны күргәч бераз каушап та китәләр. Әмма аның аталарча ягымлы карашы, һәркайсының уңышына эчкерсез сөенүе аңа карата ихтирамны арттыра гына.

- 48 ел гомеремне хәрби эшкә багышладым. Хәрби әзерлек һәм физик культура дәресләреннән белем бирдем, ДОСААФның оборона-спорт оешмасы белән хезмәттәшлек иттем, район хәрби җитәкчеләренең куст методик берләшмәсен җитәкләдем, - дип сөйли Николай Андреевич. - Бүгенге көндә мәңгелеккә күчкән физкультура укытучысы Владимир Тимофеевич Убейкин белән уртак нәтиҗә өчен эшләдек - безнең укучылар чаңгыда йөгерү, җиңел атлетика, хәрби әзерлек буенча призерлар рәтендә иде. Балаларны патриотик рухта тәрбияләү безнең вакытта - физик яктан әзерлекле, ныклы рухлы гражданин тәрбияләүне үз эченә алды.

Укытучының шкаф киштәләрендә бүген дә үзе белем биргән укучыларның фотографияләре, альбомнар урын алган.

Николай Янилкин - Аксубайда туып үскән. 1941 нче елның августында әтисе, күп балалы гаилә башлыгын фронтка алганда аңа 10 яшь була. Әтисе 1942 елның июнендә һәлак була. Сугыш чоры һәм сугыштан соңгы авыр елларны малай чагыннан ук үз җилкәсендә татый. Әтисенең терәге булыр өчен тормыш арбасын бик иртә тартырга туры килә. Николай Андреевич әйткәнчә, бу аны чыныктыра гына. Ә һөнәр сайлауда армиядә - Германиядә элемтә гаскәрләрендә хезмәт итү төп рольне уйный, ул анда элемтә взводы командиры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Хезмәт иткән вакытта һәм аннан кайткач, күпсанлы офицерлар курсларын үтә. Хезмәтен дәвам итү мөмкинлеге дә була, ләкин туган җиренең тарту көче җиңә. Туган төбәгенә кайта һәм мәктәптә эшли башлый. Беренче уку елын Иске Тимошкино мәктәбендә рус теле укытучысы буларак башлый. Ә җәен Казан педагогия институтының тарих факультетына укырга керә. 1954 елның августыннан Николай Андреевич Аксубай урта мәктәбендә башлангыч хәрби әзерлек, физик культура, тарих фәннәреннән белем бирүгә керешә. Сыйныф җитәкчесе, класстан тыш эшләрне оештыручы, укыту мөдире, мәктәпнең партия оешмасы секретаре, КПСС район комитеты пропагандисты, профсоюз оешмасы рәисе була. Хәтта лаеклы ялга чыккач та район үзәгенең 2 нче мәктәбендә биш ел дәвамында ТИН фәненнән белем бирүен дәвам итте, район ветераннары Советы составында булды. Гомере буена яшьләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре белән мәшгуль булды, Бөтенсоюз СССР ДОСААФ комитеты Рәисләре Советлар Союзы маршалы Буденныйның, авиация маршалы Покрышкинның, Советлар Союзы Герое, флот адмиралы Егоровның Мактаулы күкрәк билгеләренә ия. Аның күкрәген шулай ук "Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен", "Хезмәт ветераны" медальләре, Германиядә хезмәт иткән өчен интернационалчы медале бизи. Әмма 2015 еда бирелгән "Аксубай районының Мактаулы гражданины" аның өчен иң кыйммәтлесе.

Николай Андреевич озак еллар дәвамында район мәктәпләре укучыларының лагерь җыеннары җитәкчесе булып торды. Озак еллек мөгаллимлек эшчәнлеге өчен "РСФСРның халык мәгариф отличнигы" билгесе белән бүләкәнгән, грамоталары санап бетергесез. Юбиляр озак еллар дәвамында Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары турында тарихи материаллар туплау белән шөгыльләнә, күп еллар дәвамында безнең гәзит белән хезмәттәшлек итеп, үзенең хикәяләрен бастырды, "Аксубайлылар - Ватанны саклаучылар" китабының ике томын нәшер итте, яу кырыннан кайта алмаганнар турындагы материаллар да китап булып чыгаруга әзер.

Мәрхүмә хатыны Раиса Григорьевна 61 ел дәвамында Николай Андреевичның барлык башлангычларын да хуплап яшәде. Бердәнбер уллары - Евгений Чабаксарда табиб булып эшли. Ике оныгы хәрби хезмәткәр һөнәрен сайлап бабалары эзеннән киткән. Ә бер оныгы медицина тармагындагы уңышлары белән сөендерә - Мәскәүдә медицина аспирантурасында белем ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев