Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Әнисе кебек озын гомерле

Иске Кармәт авылында гомер кичерүче Ркыя Зәлилова да бөтен көчен, тырышлыгын матур киләчәк өчен биргән буын вәкиле. Ул гомере буена бары тик үз көченә генә таяна. Бүген дә холкы шундый. Туксан яшендә булса да балалары дөньяга килгән, тормыш юлы узган нигездә, ягадан бернинди дә ярдәм, булышлык көтмичә ялгызы гына гомер...

Иске Кармәт авылында гомер кичерүче Ркыя Зәлилова да бөтен көчен, тырышлыгын матур киләчәк өчен биргән буын вәкиле. Ул гомере буена бары тик үз көченә генә таяна.

Бүген дә холкы шундый. Туксан яшендә булса да балалары дөньяга килгән, тормыш юлы узган нигездә, ягадан бернинди дә ярдәм, булышлык көтмичә ялгызы гына гомер итә. Юбилее көнне Ркыя Кыям кызы мөхтәрәм кунакларны кабул итте.
- Авыр елларда Сез җәмгыять өчен фидакарь хезмәт куйдыгыз, лаеклы балалар тәрбияләп үстердегез, - дигән сүзләрдән башлады котлау чыгышын район башлыгы Камил Гилманов. - Районны үстерүгә бәяләп бетергесез хезмәт өлеше керткәнегез өчен олы рәхмәт сүзләре кабул итегез. Сәламәтлек, иминлек Сезгә!
Район җитәкчелеге РФ Президенты В. Путинның өлкән буын кешеләренә юллаган котлау хатын укыды, гөлләмә, бүләкләр, күчтәнәчләр тапшырды. Тәбрикләү тантанасына Иске Кармәт авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мөсәбиков, Хәсән Туфан Музей-йорты директоры Тәгъзимә Низамова да кушылды. Тантана гаеплесе кунакларның һәркайсы белән аралашып, игътибар һәм хөрмәтләре өчен рәхмәт укыды, аларга да бәхетле тормыш теләде.
Йорт хуҗабикәсе белән аралаша торгач, Бөек Ватан сугышында дошманга каршы көрәшеп, Берлинга кадәр барып җиткән тормыш иптәше Галимҗан Дәүли улы турындагы якты истәлек тә хәтерләрдә яңарды. Ркыя Кыям кызы белән алар сугыштан соң - 1948 елда гаилә коралар.
Ркыя әби озын гомерлеләр нәселеннән. Аның әнисе 103 яшькә кадәр җиткән.
Бала чагыннан ук иң авыр эшләрне башкарырга туры килгән аңа: кырда, урманда хезмәт куйган. Аннан соң 35 ел сыер савучы булып эшләгән.
- Сыерларны көненә ике такыр кул белән сава идек, - дип искә алып сөйли ветеран. - Иртәнге сәгать өчтә торып фермага китә идек. Бер елны колхозда сыерларны өч тапкыр савып карадык (төшке аш вакытында да). Савымчыларга тагын да кыенгарак туры килде. Төшке савымның файда бирмәсен аңлагач, кабаттан иртәнге һәм кичке савым гына калды. Егермешәр сыерны сава, суны чиләкләр белән ташый, асларын чистарта идек. Кул-аякларның көче калмый иде.
Ул лаеклы ялга чыккач та терлекчелектә бозау караучы булып эшләвен дәвам итә. Балалары өйдә дә, фермада да әниләренә ярдәм итеп буй җитәләр. Савымчы һөнәренең җиңелләрдән түгеллеген бала чакларыннан ук аңлап үсәләр. Зәлиловлар гаиләсеннән бер кызлары гына республика чикләрендә гомер итә. Улы белән бер кызы - авылда торалар, тагын бер кызлары - күрше авылда гына. Ркыя әби үзе генә яшәсә дә, якыннары аны игътибар һәм кайгыртудан мәхрүм итмиләр. Күпләр кебек ул да балаларының үз яннарына яшәргә чакыруларын кабул итми, гомер иткән нигезен калдырып китәсе килми аның. Бәхеткә, сәламәтлеге дә зарланырлык түгел, аягында йөри, ризыкны үзе әзерли, авылдашлары кереп-чыгып йөриләр, авыл яңалыклары белән таныш. Кунакларны да ул капка төбенә кадәр чыгып, рәхмәт әйтеп озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев