Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Министр котлады

Вера Петровна Морозова - Киса авылының иң өлкән кешеләренең берсе. Күптән түгел аңа 95 яшь тулды. Бу көн пенсионер әби өчен дә, аның якыннары өчен дә зур вакыйгага әверелде. Төш вакытында юбилярның өенә, аны бәйрәм белән котларга, дәрәҗәле кунаклар - район башлыгы Камил Гилманов озатуында ТР Социаль яклау министры Эльмира...

Вера Петровна Морозова - Киса авылының иң өлкән кешеләренең берсе.



Күптән түгел аңа 95 яшь тулды. Бу көн пенсионер әби өчен дә, аның якыннары өчен дә зур вакыйгага әверелде. Төш вакытында юбилярның өенә, аны бәйрәм белән котларга, дәрәҗәле кунаклар - район башлыгы Камил Гилманов озатуында ТР Социаль яклау министры Эльмира Зарипова рәхим итте. Ул Вера Петровнага ихластан тәбрикләүләрен җиткереп, сәламәтлек, иминлек, тыныч картлык теләп, чәчәк бәйләме, бүләк тапшырды. Район җитәкчесе Камил Гилманов Россия Президенты Владимир Путинның өлкән буын вәкилләренә юллаган котлау хатын укыды. Юбиляр әби социаль тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин һәм Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Михаил Сулейманкиннан да тәбрикләүләр, бүләкләр кабул итте. Җитәкчеләр белән очрашу җылы мохиттә үтте. Алар Вера Петровнаның район үсешенә керткән өлешен, җәмгыять иминлеге өчен куйган намуслы хезмәтен билгеләп үттеләр. Өлкән буын кешесен борчыган проблемалар турында сөйләштеләр. Вера Петровна сугыш елларында, фронтка киткән ир-атларны алмаштырып, тракторчы булып эшли.

Яшь кыз Бөек Ватан сугышыннан соң бөтен көчен авыл хуҗалыгын торгызуга куя. Фронтовик егеткә кияүгә чыга. Балалар тәрбияләп үстерә. Бик күп авырлыклар күрергә, кайгы-хәсрәтләр кичерергә, балаларын да җирләргә туры килә аңа. Әмма тормыш юлында очраган барлык кыенлыкларны җиңә, көчле хатын-кыз булып кала. Вера Петровна хәзер яшәгән йортын үзе өлгертә. Озак еллардан бирле ул ялгызы гына яши. Балалары үзләренә яшәргә чакырсалар да, гомер иткән нигезен ташлыйсы килми аның. Юбилей көнендә аны котларга дип бик күп кунаклар, якыннары, дуслары килде, ул игътибар һәм хөрмәткә лаек кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев