Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Кул белән түгел, сүз белән

Яңа Ибрай авылында гомер кичерүче Мөсәвәрә Фәтхетдинова туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне кунакларны һәм авылдашларын ул ачык йөзе, тәмле теле белән каршы алды. Мөсәвәрә Мәхмүт кызы шикелле олы яшьтә булуга карамастан, үзен-үзе йөртеп кенә калмыйча, керен дә үзе юган, балалары, ун оныгы, җиде оныкчыгы килгән төшкә ашын-бәлешен пешереп...

Яңа Ибрай авылында гомер кичерүче Мөсәвәрә Фәтхетдинова туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бу көнне кунакларны һәм авылдашларын ул ачык йөзе, тәмле теле белән каршы алды. Мөсәвәрә Мәхмүт кызы шикелле олы яшьтә булуга карамастан, үзен-үзе йөртеп кенә калмыйча, керен дә үзе юган, балалары, ун оныгы, җиде оныкчыгы килгән төшкә ашын-бәлешен пешереп куйган, хәтта кайчакта хуҗалыктагы мал-туарны да карарга чыгарга иренмәгән кешене бик сирәк очратасың. Ул, хәрәкәттә - бәрәкәт, дигән чынбарлыкка таянып яши дисәк тә ялгыш булмас.
Район башлыгы Камил Гилманов тыл хезмәтчәне Мөсәвәрә Мәхмүтовнага Владимир Путиннан юлланган адреслы котлау хатын тапшырып, юбиляр әбигә сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы авыр елларда көнне-төнгә ялгап, армый-талмый фидакарь хезмәт куйганы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Юбилярны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Наил Вәлиуллин, Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров та ихластан тәбрикләделәр.
-Пермьда урман хәзерләүдә, колхоз кырларында, фермада сыер савучы булып хезмәт куйдым, - дип сөйли юбиляр хезмәт юлы турында. - Бернинди эштән дә курыкмадым. Унынчы дистәне ваклап баруымның сәбәбен балаларымның тырыш, тыңлаучан, хезмәт сөючәнлегендә күрәм. Әйтергә кирәк, Мөсәвәрә Мәхмүтовна терлекчелектә эшләгәндә дә алдынгы савымчылардан санала.
Бүгенге көндә "Аксу Агро" фермасында аның кызы Миннәфисә савымчы булып эшли, хәер фермадагы хәзерге хезмәтне элеккегесе белән чагыштырырлык та түгел. Бүген барысы да механикалаштырылган, хезмәт хакы да начар түгел. Мөсәвәрә Фәтхетдинова гомере буена авыл кешеләренең хезмәт шартлары да, яшәү шартлары да лаеклы булсын өчен тырыша. Нәкъ менә гадел, намуслы булганы өчен авылдашлары аны үз вакытында ике чакырылыш депутаты итеп сайлыйлар да. Юбиляр бүген дә авыл җирлегендәге үзгәрешләрдән хәбәрдар, илдә барган вакыйгаларны да телевизордан күзәтеп бара, хәл белергә килгән балаларын, оныкларын үз аягында каршы алып, озатып кала.
-Балалар сине яратсыннар, хөрмәт итсеннәр дисәң, аларны кул белән түгел, ә сүз белән тәрбияләргә кирәк, - дип үзенең серләре белән уртаклашты юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев