Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Хәзергесен кадерләү өчен үткәннәрне искә алырга

Аксубай районының ветераннар советы сугыш турындагы хатирәләр тупланган җыентыкны бастырып чыгаруга әзерли. Ветераннар советы үтенече буенча өлкән буын кешеләрнең күбесе үзләренең сугыш турындагы истәлекләре белән бүлештеләр. Китапта урын алган хатирәләр, һичшиксез, укучылар күңелендә тирән эз калдырачак. Китап өчен материаллар җыю дәвам итә. Моның өчен ветеран тормышыннан алынган иң якты истәлекләр,...

Аксубай районының ветераннар советы сугыш турындагы хатирәләр тупланган җыентыкны бастырып чыгаруга әзерли.

Ветераннар советы үтенече буенча өлкән буын кешеләрнең күбесе үзләренең сугыш турындагы истәлекләре белән бүлештеләр. Китапта урын алган хатирәләр, һичшиксез, укучылар күңелендә тирән эз калдырачак.

Китап өчен материаллар җыю дәвам итә. Моның өчен ветеран тормышыннан алынган иң якты истәлекләр, эпизодлар кирәк (бу автобиография түгел). Оныклар һәм оныкчыклар боларның барысын да язып, ветераннар советына юлласыннар иде. Шулай итеп, алар Җиңү өчен батырларча көрәшкән һәм фронт өчен тылда көнне төнгә ялгап хезмәт куйган үзләренең әби-бабалары исемнәрен мәңгеләштерүдә ярдәм итәчәкләр.

Без тиздән дөнья күрәчәк китаптан алынган, хезмәт ветераны Раиса Кречетова бүлешкән истәлекләрне тәкъдим итәбез.

"Әтиемне сугышка озату мизгелләрен бик яхшы хәтерлим. Аны Бөек Ватан сугышы башлануның беренче көннәрендә үк эш урыныннан ук алып киттеләр. Ул өйгә бары тик безнең белән саубуллашырга гына кайтты. Без аның артыннан йөгердек, әни елады. Балигъ булмаган 4 бала әни җилкәсендә калды. Әни һәр көн эштә булды. Колхозда төн җиткәнче бил бөгәсе, өйдә дә эш көтә. Бик аз гына паек ала идек. Бакчага тутырып бәрәңге утырта алмадык. Ашарга юк, барыбыз да ябыктык. Таянычыбыз булган өлкән абыема аеруча да кыенга туры килде. Авыр хезмәт һәм ачлык үзенекен итте: абыем авырып китте. 13 яше дә тулмаган килеш вафат булды.

1944 ел безнең өчен иң авыры булды. Әниебез авырып китеп,. урын өстенә егылды. Өйдә өлкәне булып мин калдым. 10 яше дә тулмаган сабый үзеннән бәләкәйләргә нинди наз бирсен дә, нәрсә ашатсын инде!

Әтине фронтка алганнан соң безгә тиешле булган азык -төлек паегы алу турындагы хәбәр чын бәйрәм кебек булды. Ләкин аны 7 километр ераклыкта урнашкан күрше авыл кибетеннән генә алып була иде. Бу мәшәкатьләрне дә мин үз өстемә алырга мәҗбүр идем. Кибеткә килдем, ләкин миңа нишләптер аны бирмәделәр. Кайтырга чыктым. Ирексездән күз яшьләрем тама. Башка юлга борылып адашканымны сизми дә калганмын. Яңгыр башланды, яшен яшьни. Ач, талчыккан, юешләнгән килеш соңгы көчемне дә югалта башладым. Берничә адым атлыйм да, егылам, атлыйм да егылам. Аңымны җуеп егылганмын. Күпме шулай ятканмындыр, белмим. Уянып киткәндә кояш чыккан иде. Мин бер кечкенә аланда ятам. Юл юк, кая барырга? Аланны әйләнеп чыктым да, ат эзләренә тап булдым. Шул эзләр буенча киттем. Озак бардым, юл мине бер авыл читенә алып чыкты. Үземнең Сосновка авылын тиз генә танымадым әле, чөнки башка яктан килеп чыкканмын. Өйгә кадәр тагын ике километр чамасы юл калган, кич җитеп килә. Әнә йортыбыз күренә, бусаганы атлап керергә дә күп калмады. Ләкин өйгә уза алмадым, егылдым. Әниемнең һәм балаларның шатлыклы тавышларын гына ишеттем.

Шулай да гаиләне ашаттым.Юлдан гөмбә җыеп кайткан идем. Шуннан соң мин һәр ипи валчыгының кадерен беләм."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев