Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Кешеләр һәм язмышлар

Халыкка һәм Ходай Тәгаләгә хезмәт иттем

Яңа Ибрай авылында яшәүче Хатыйп Шакир улы Сабировка 90 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән тәбрикләргә килгән район башлыгы Камил Гилмановны, район үзәге вәкилләрен һәм авылдашларын ул үзе каршы алды. -Сез балаларыгызның игътибарын һәм хөрмәтен тоеп яшисез, иң мөһиме, сезгә исәнлек-саулык телим, - дип әйтте Камил Гилманов һәм Россия Президенты...

Яңа Ибрай авылында яшәүче Хатыйп Шакир улы Сабировка 90 яшь тулды.


Аны олуг юбилее белән тәбрикләргә килгән район башлыгы Камил Гилмановны, район үзәге вәкилләрен һәм авылдашларын ул үзе каршы алды.

-Сез балаларыгызның игътибарын һәм хөрмәтен тоеп яшисез, иң мөһиме, сезгә исәнлек-саулык телим, - дип әйтте Камил Гилманов һәм Россия Президенты Владимир Путин имзалаган хатны, бүләкләр тапшырды.

Авылда әйтүләренчә, озын гомер һәм сәламәтлек аңа Ходай тарафыннан бирелгән. Бала чагыннан ук колхозда сарык көтүе көтә, төрле эшләр башкара, намусы һәм Аллаһы Тәгалә кушканча яши. Сиксәненче еллар азагында тулысынча дингә бирелергә була. Чистай шәһәре мәчетендә белем алып, Яңа Ибрай авылы мәчетенә имам итеп җибәрелә. Элеккеге мәчетне авыл халкына кайтару һәм яңаларын төзү эшендә үзеннән зур өлеш кертә. Бүгенге көндә авыл халкы өчен өч иман йортының ишекләре ачык. 2002 елда Хатыйп ага мәдрәсә салу эшен башлап җибәрә. Хатыйп Шакир улы 11 ел дәвамында шул мәдрәсә җитәкчесе булып эшли. Олы яшьтәге хатын-кызларны, ир-атларны, мәктәп укучыларын дингә тарту һәм дини китаплар белән тәэмин итүдә зур тырышлык куя.

Изге эшкә керткән фидакарь хезмәте өчен агрофирма инвесторы Әхтәм Сөләйманов Хатыйп агага хаҗ сәфәренә юллама алып бирә. Юбиляр үзе билгеләп үткәнчә, бу аның тормышындагы иң зур бүләкләрнең берсе.

Бүгенге көндә дә ул китаплар һәм гәзитләрне күзлексез укый, умарта асрый. Аларны үзе карап, тәрбияләп, бал кортларының очуын күзәтеп хозурлана. Озак яшәвенең серен хезмәттә, хәрәкәттә, кешеләргә карата яхшы фикердә, изге нияттә булуда, Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйган гамәлләреннән тыелып яшәүдә күрә.

Хатыйп аганың юбилее хөрмәтенә балалары, оныклары һәм оныкчыклары туган йортка җыела. Ә инде Хатыйп бабай белән Хәнифә әби, Ходайга шөкер, бер-берсен хөрмәтләп, бер-берсенә терәк булып 69 ел бергә гомер кичерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев