Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Газиз Кашапов истәлегенә

Яңа Үзи авылында якташыбыз, язучы, журналист һәм публицист Газиз Кашаповның 75 яшьлек туган көненә багышланган чара узды. Якташыбызның туган авылына район башлыгы Камил Гилманов, дуслары, авылдашлары, шулай ук Яр Чаллы шәһәреннән атаклы татар язучылары, ТР язучылары союзы әгъзасы, язучы, журналист Әлфия Ситдикова, язучы, композитор, ТРның Атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхаки...

Яңа Үзи авылында якташыбыз, язучы, журналист һәм публицист Газиз Кашаповның 75 яшьлек туган көненә багышланган чара узды.

Якташыбызның туган авылына район башлыгы Камил Гилманов, дуслары, авылдашлары, шулай ук Яр Чаллы шәһәреннән атаклы татар язучылары, ТР язучылары союзы әгъзасы, язучы, журналист Әлфия Ситдикова, язучы, композитор, ТРның Атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхаки исемендәге премия лауреаты, ТР язучылар союзы рәисе урынбасары Факиль Сафин һәм ТРның һәм Россиянең журналистлар, язучылар союзы әгъзасы Мансур Сафин килделәр. Кунакларга театральләштерелгән тамаша белән Газиз Кашаповның тормыш юлы турында сөйләделәр, атаклы татар язучыларының, Яңа Үзи мәктәбе укучыларының шигырьләре яңгырады. Шигырьләр уку музыка фонында якташыбыз тормышыннан слайдлар-фотографияләр күрсәтү белән үрелеп барды. Язучы Факиль Сафин музейга яңа экспонатлар бүләк итте. Чараны Газиз Кашапов истәлегенә багышланган корбан ашы тәмамлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев