Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Кешеләр һәм язмышлар

Әфган сугышы: югалтулар, кайгы, хәтер

Аксубай районына бөтен Республикадан Әфган сугышы ветераннарының килүе район һәм барлык Татарстан Республикасы масштабында зур вакыйгага әйләнде. Аны Тукай районы хәрби хәрәкәтләр ветераннарының иҗтимаги оешмасы оештырды. Алар - Советлар Союзыннан Сугышчы-интернационалистлар Яңа Ибрай авылына тагын бер хәрби бурычны үтәргә - Әфган сугышында һәлак булган егетләрне искә алырга һәм аларның әти-...

Аксубай районына бөтен Республикадан Әфган сугышы ветераннарының килүе район һәм барлык Татарстан Республикасы масштабында зур вакыйгага әйләнде.

Аны Тукай районы хәрби хәрәкәтләр ветераннарының иҗтимаги оешмасы оештырды.

Алар - Советлар Союзыннан

Сугышчы-интернационалистлар Яңа Ибрай авылына тагын бер хәрби бурычны үтәргә - Әфган сугышында һәлак булган егетләрне искә алырга һәм аларның әти- әниләре яшәгән йорт диварларына мемориаль такталар элергә, авыл кешеләре үзләренең батыр егетләрен онытмасыннар, үсеп килүче буын алар турында белсен өчен сугыш каһарманнары хакында сөйләргә килделәр.

Авылга әләмнәр таккан автоколонна кергәндә тамакка төер тыгылды. Машиналардан хәрби киемнәрдә, күкрәкләренә медальләр таккан кешеләр төшә башлагач, дулкынлану тагын да көчәйде. Яңа Ибрай җиренә Нурлаттан, Яр Чаллыдан, Казаннан, Яшел Үзәннән, Менделеевсктан, Ульяннан, Минзәләдән, Мөслимнән, Сарманнан, Тукай районыннан, Самарадан, Башкортостаннан, Пермьнән Әфган сугышы ветераннары - хәрби туганлык вәкилләре җыелды. Аларның дуслыгы сугыш белән сыналган. Ун елга сузылган бәрелешләрдә Гиндукуш тауларында 15 мең совет солдаты һәлак була, шул исәптән Аксубай җиренең җиде егете дә. Әмма алар турындагы хәтер бүген дә исән...

Һәлак булган сугышчылар рухына дога

Сугышчы-интернационалистлар колоннасы бөтен авыл буйлап сузылды - һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлдән авыл зыярәтенә кадәр барысы да кулларына канәфер чәчәге тотып җәяү атладылар. Монда барысы бергә һәлак булганнар рухына дога укыдылар. Һәр милләт кешесенең күңел түреннән шәһит киткәннәр рухына төрле телләрдә догалар укылды. Әниләре дә, туганнары да, якыннары да, полкташ иптәшләре дә, аларның гаилә әгъзалары да, авылдашлары да Аллаһы Тәгаләдән мәрхүмнәрнең каберләре якты, нурлы, урыннары җәннәттә булуын ялвардылар. Бу мизгелдә малайларның сугыштан әйләнеп кайтмавына ярсып Җир-ана да елый сыман тоелды. Ләкин ничәмә-ничә еллар узса да аларның исемнәре онытылмаган, сугышчыларның исемнәре - мәңгелек.


Насретдинов Әхат Габдулла улы - рядовой, машина йөртүче, 1968 елда дөньяга килә, Аксубай районының "Үсәр" колхозында эшли. 1986 елның октябрендә Яр Чаллы шәһәренең Комсомол РВК тарафыннан армиягә чакырыла. 1987 елның июленнән Әфганстан Республикасында хезмәт итә. Хәрби частькә һәм бүлекчәләргә ягулык-майлау материаллары ташу буенча 60тан артык рейс ясый. 1988 елның 16 июнендә чираттагы тапкыр Кабул-Баграм маршруты буенча хәрәкәт иткәндә ягулык белән тәэмин итүчеләр колоннасы дошман уты астында кала. Югары һөнәри осталыкларын күрсәтеп, Әхат автомобильне ут астыннан алып чыга, ләкин үзе батырларча һәлак була. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән (үлгәннән соң).

Сөләйманов Илһам Галимҗан улы - рядовой, машина йөртүче, 1968 елның июлендә дөньяга килә. Яр Чаллы шәһәренең "Татнефть-химмонтаж" ПОда эшли. 1986 елда Яр Чаллы шәһәренең Комсомол РВК тарафыннан армиягә чакырыла. 1987 елның февралендә Әфганстанда хезмәт итә башлый. Күп тапкырлар подразделение колоннасында хәрби частьләргә сугыш кирәк-яраклары китерә. 1987 елның 12 июнендә чираттагы рейс вакытында марштагы колонна утка тотыла. Автомобильгә зыян килә һәм ул туктап кала. Батырлык һәм салкын канлылык күрсәтеп, Илһам, дошманның туктаусыз утка тотуы астында машинаның җитешсезлекләрен бетерә, ләкин төзәтелгән автомобильне ут астыннан алып чыкканда каты яралана һәм һәлак була. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән (үлгәннән соң).

Гыйззәтуллин Мансур Минзаһит улы - рядовой, радиотелефончы, 1962 елда дөньяга килә, Аксубай районының - "Үсәр" колхозында хезмәт куя. 1980 елның октябрь аенда Аксубай РВК тарафыннан армиягә чакырыла. 1980 елның декабрь аенда Әфганстанга озатыла. 1981 елның 20 февралендә һәлак була. Батырлык һәм уяулык күрсәткәне өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән (үлгәннән соң).


Хәтер митингы

Сугышта һәлак булган якташлар истәлегенә куелган һәйкәл янында бөтен авыл халкы җыелды. Монда хәтер митингы үтте. Аны җирле мәчет имамы Хәсәнҗан Җәлалетдинов дога укып ачты.

- Бүген изге хәтер көне, без тынычлык, имин тормыш өчен башларын салган егетләрне хөрмәтләп искә алабыз. Алар Әфганстан халыкларының тынычлыгы өчен көрәшеп, үз Ватаннарының батыр улларына әверелделәр, - дип билгеләп үтте, сугышчы-интернационалистларны сәламләп, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. - Сугыш барганда, дошман утка тотканда, алар батырлык турында уйламадылар, алар безне дошманнан сакладылар. Без Әфганстан җирендә һәлак булган сугышчыларга, аларны батырлар итеп тәрбияләп үстергән әти-әниләренә дан җырлыйбыз. Без Аксубай төбәге геройлары белән чиксез горурланабыз. Бүген безнең районга егетләрнең каберләрен зыярәт итәргә, әти-әниләре алдында баш ияргә, үсеп килүче буынга аларның батырлыклары хакында сөйләргә килгән сугышчы-интернационалистларга рәхмәтебез чиксез.

Һәлак булган сугышчы-интернационалистлар истәлегенә хәтер такталары кую идеясен 1984-1986 елларда 180 нче Аушев укчылар полкында Әфган юлларын үткән, күкрәген "Батырлык өчен" медале бизәгән Тукай районы хәрби хәрәкәтләр ветераннарының иҗтимаги оешмасы рәисе Айбулат Якупов тәкъдим иткән. Үзләренең районнарында сугышчы-интернационалистлар Әфганстан һәм Чечен сугышларында һәлак булган сугышчыларның өйләрендә 12 мемориаль такта куйганнар. Башка районнардан сугышчы дуслары белән очрашканда, һәлак булган егетләрнең туган авылларында уздырылган тантаналы чаралар турында сөйлиләр. Шул рәвешле тагын бер идея туа - гаиләләре, балалары һәм оныклары белән берлектә хәтер маршы астында мемориаль такталар кую миссиясе белән шәһәр һәм районнарга чыгу.

- Бүген Татарстан буенча мемориаль такталар саны 25тән арткан - бу үзенчәлекле "Хәтер вахтасы". Анда Татарстаннан гына түгел, күрше республикалардан да сугышчы-интернационалистлар катнаша, - дип сөйли Айбулат Якупов. - Мондый тантаналар шәһәр һәм районнар җитәкчеләре, полкташ дуслар, туганнар катнашында батырларның кече ватаннарында зур, истәлекле вакыйгага әйләнергә тиеш. Теләсә кайсы илдә, теләсә кайсы диндә, теләсә кайсы хөкүмәттә кабул иткән антларына тугры калып, сугыш кырында һәлак булганнар - һәрвакыт мактаулы. Әфган сугышы ветераннары - сугышчы иптәшләре турында сөйләр өчен язмыш тарафыннан чакырылган кешеләр. Җәмгыять тынычланып кала икән, сугыш биргән сабак онытыла һәм бусагада аның шәүләсе кабаттан пәйда булырга мөмкин. Без бүген булачак солдатларны гына түгел, ә барлык халыкны, яшь буынны сугыш каһарманнарының үлмәс батырлыклары рухында тәрбияләргә бурычлы.

Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров, тарихчы-туган якны өйрәнүче, педагогик хезмәт ветераны Шәүкәт Кәбиров, Чирмешән һәм Аксубай районнарының хәрби комиссары Дмитрий Палаткин, элеккеге хәрби комиссар Рәшит Фәсхетдинов, районның сугышчы-интернационалистлар һәм башка локаль бәрелешләр ветераннары оешмасы рәисе Владимир Крайнов, һәлак булган егетләрнең полкташ дуслары, туганнары әлеге чараны оештырганнары, һәм сугышчыларның хәтерләрен мәңгеләштерүгә үзләреннән бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен "Хәтер вахтасы" катнашучыларына ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.

Әхат Насретдиновның әнисе Мәдинә Нургали кызы микрофон алдына чыгып, улларының хәтерен мәңгеләштергәннәре өчен рәхмәт сүзләре әйтеп чыгыш ясаганда, митингта катнашучылар күз яшьләрен тыеп кала алмадылар.

- Барыбызның да газизләре өчен, улым Әхатне зурлап искә алганыгыз өчен, һәлак булган барлык якташларыбыз өчен рәхмәт сезгә, - дип, күз яшьләрен сөртеп мөрәҗәгать итте ул улының сугышчы дусларына.

Полкташ дуслары аларны хәтерләреннән җуймыйлар

Яңа Ибрайда истәлекле чара үткәрүдә Әхатнең бергә хезмәт иткән дусты - Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Азат Әхмәтханов инициаторларның берсе булды.

- Мин 59нчы матди тәэмин итү аерым бригадасына эләктем, - дип искә ала Азат. - 25 КамАЗ машинасы хәрби машиналар өчен ягулык-майлау материаллары ташыдылар. Түзеп булмаслык климат шартларында машинада йөрергә туры килде, чөнки анда 60 градус эссе. Бәхеткә, командирлар аңлап якын килделәр, бернинди "бабайлыкны" да, башка гадәттән тыш хәлләрне дә хәтерләмим. Әхат белән фаҗига булган көнне яхшы хәтерлим - Багромадан биш километр ераклыкта аның КамАЗ машинасы хәрәкәт иткән торышта әйләнеп капланды, ул колоннада өченче бара иде - снайпер пулясы аның йөрәгенә эләккән. Әхатне медсанчастькә алып килделәр, әмма гомерен саклап калу мөмкин булмады. Аңа 20 яшь тулырга төп-төгәл 20 көн калган иде. Мин иптәшемне 1988 елның 17 июнендә югалттым. Әхатнең янәшәдә генә хезмәт иткәнен белгәч, башка колоннадан үзебезгә күчерүләрен үзем үтенгән идем. Ул да шулай ук армиягә Яр Чаллыдан чакырыла, без аның белән автомәктәптә машина йөртү курсларында укыганда ук танышкан идек, аннан соң Термез янында өйрәнүләр үткәндә күрештек. Ул башка машинага идарә итте, әмма без бер кабинада йокладык, туган телебездә сөйләшә идек, бер-беребезне ярты сүздән аңладык. Кайтырга боерык чыкканчыга кадәр 100 көн калгач кабаттан очраштык. Әхат нәрсәдер сизенгән кебек, тиздән өйгә кайтачагыбыз, булачак туйлар, бер-беребезнең туенда шаһитлар булачагыбыз турында бертуктамый сөйләде. Һәрвакытта да үзе белән йөрткән шигырьләр җыентыгыннан шигырьләр укый иде. Ул һәлак булганнан соң машинасыннан шул китапны эзләдем, әмма таба алмадым - янгандыр инде, күрәмсең...

Тукай районы хәрби бәрелешләр ветераннарының иҗтимаги оешмасы рәисе Айбулат Якупов митингта сугышчы-интернационалистларның Татарстан оешмасыннан яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә үзеннән өлеш керткәне өчен Азат Әхмәтхановка күкрәк билгесе тапшырды.

- Әфганстанда без өч сыйныфташ - Әхат, Илһам һәм мин хезмәт иттек. Бары тик мин генә исән-сау кайттым, - дип яшь аралаш сөйләвен дәвам итте Фәрит Нургатин. - Әфганстан җирендә Әхатне очраткач бик сөендем, һәр ике атна саен үзенең хәрби машинасында ул безгә дизель ягулыгы алырга килә иде. Чираттагы тапкыр Әхат килмәде, Кабул - Баграм юлында һөҗүм утына эләгеп, иптәшләрен саклап калып, машинасын уттан алып чыккан, әмма үзе һәлак булды дигәч - ышанмадым. Ялгышлык дип уйладым, әмма тиздән әнидән, Әхат үлгән, дигән хат алдым...

Мансур Гыйззәтуллин армиягә китеп 4 ай хезмәт иткәннән соң - 1981 елның 20 февралендә һәлак була. Ул Әфган юллары буйлап бергә атлаган авылдашы Хәйдәрнең кулында җан бирә. Ә өч көн алданрак гаиләсенә кайткач эшләнәчәк планнары хакында бәян иткән хаты килгән була. Ватанны саклаучылар көнендә авыл халкы солдатны соңгы юлга озата.

Илһам Сөләймановның бергә хезмәт иткән дусты - Рәшит Шакирҗанов Яңа Ибрайга Кукмара районыннан килгән.

- Илһам белән соңгы тапкыр аның һәлак буласына ярты сәгать кала сөйләштем. Мин Союзга кайтырга җыена идем, ул миннән Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче сеңлесенә хат тапшыруны сорады, мин тапшырырга вәгъдә бирдем..., - дип дулкынланып сөйләде Рәшит. - Шуннан соң бер ел дәвамында ул минем төшемә кереп, шул хат хакында сорады. Мин Яңа Ибрайга килеп, якыннары белән күрешкәнчегә кадәр төшемә керүдән туктамады...

Һәлак булган егетләрнең кече ватаннарына килгән дусларының бүләкләр тапшыру мизгеле аерым дулкынландыргыч булды - алар егетләрнең әниләренә Кукмара итекләре алып килгәннәр, Яңа Ибрай мәктәбенә - Әфган юлында Яр Чаллы шәһәренең КамАЗ машиналары автоколоннасы һәм беренче машина янында рядовой Әхат Насретдинов тасвирланган картина бүләк иттеләр.

"Хәтер вахтасы" составында шулай ук "Виват Шурави" ансамбле дә килгән иде, солистлар Мәхмүт Корбангалиев һәм Фоат Билалов чара дәвамында Әфган сугышына багышланган җырларны башкардылар. Ә барысының да бергәләп җыр башкаруы - митингның соңгы аккорды булды - моны сүзләр белән генә әйтеп бирү мөмкин түгел. Сугышчы-интернационалистлар тантана барган сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә, сугыштагы кебек иңгә-иң куеп, җыр, гитара моңнары астында тау булып күтәрелделәр. Менә ул - хәрби туганлык!

Граниттагы хәтер

Митингтан соң әләмнәр таккан автоколонна һәлак булган егетләрнең туган йортларына юл алды. Монда да һәркайсының истәлегенә митинглар булды, хәтер такталары ачылды.

- Кызыл йолдызлар балкыган һәм солдатларның исемнәре язылган плитәләр бу, әлбәттә инде, алар турындагы хәтерне мәңгеләштерү, яшь буынга Әфган сугышы солдатлары, аларның батырлыклары хакында искәртү, - дип йомгак ясады очрашуга Айбулат Якупов. - Сезнең районда Әфган җирендә башларын салган тагын дүрт сугышчы бар - без сезгә кабаттан киләчәкбез: һәлак булганнарның һәркайсының исеме ташка уеп язылган булырга тиеш. Без мемориаль такталарның барысын да берьюлы куярга вәгъдә итә алмыйбыз - бу мода артыннан куу түгел, бу - безнең бурыч. Мемориаль такталар сугышчы-интернационалистларның һәм хәйрия ярдәме күрсәтүчеләрнең уртак акчаларына куела, шулай ук бүгенге кебек патриотик тәрбия бирү чаралары да шул хисаптан оештырыла. Үзләренең якташларының истәлеген мәңгеләштерү уңаеннан сугышчы-интернационалистлар безне хупларлар дип уйлыйм.

Яңа Ибрайда тантаналы чаралар көн дәвамында барды һәм Насретдиновлар гаиләсендә уртак искә алу мәҗлесе белән төгәлләнде.

- Һәлак булган яңаибрайлыларның гаиләләрендә безне җылы каршы алалар, без бирегә еш киләбез. Полкташ дусларыбызның әти-әниләре - безнең дә әти-әниләребез. Без алар алдында баш иябез, алар барысына да түзделәр, сынмадылар, сыгылып төшмәделәр. Аларга исәнлекле озын гомерләр телибез, - дип аларга уллары исеменнән теләкләр юллады Азат Әхмәтханов. - Һәлак булган егетләрнең абый- энеләре дә, апа-сеңелләре дә - безнең өчен якын туганнар. Безне көтеп алганыгыз, үзегезнең газиз балаларыгыз кебек кабул иткәнегез өчен рәхмәт сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев