Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Эзләнүчеләр сугышчының туганнарын табарга тели

Район гәзите редакциясенә Вологода өлкәсе эзләнүчеләре берләшмәсеннән Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм Ленинград өлкәсендә эзләнү эшләре вакытында табылган РККА солдатының туганнарын табу үтенече белән хат килеп иреште. Эзләнүчеләр Гришин Григорий Михайловичның исемле медальонына тап булганнар. Ул 1904 елның 14 февралендә (иске стиль буенча) Казан губернасы Чистай өязе Сосновка авылында...

Район гәзите редакциясенә Вологода өлкәсе эзләнүчеләре берләшмәсеннән Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм Ленинград өлкәсендә эзләнү эшләре вакытында табылган РККА солдатының туганнарын табу үтенече белән хат килеп иреште.

Эзләнүчеләр Гришин Григорий Михайловичның исемле медальонына тап булганнар. Ул 1904 елның 14 февралендә (иске стиль буенча) Казан губернасы Чистай өязе Сосновка авылында туган. Аннары Ярославль шәһәренә күчеп килә һәм аннан фронтка алына. Аның хатыны Гришина (Баранова) Мария Ивановна һәм ике кызы - Ольга (1927 е.т.) белән Нина (1928 е.т.) кала. Үлеме турында хат килгәннән соң Ярославль шәһәрендә аларның эзләре югала, Григорий Михайловичның туган ягына кайтып киткәннәрдер дигән фараз да бар.

Эзләнүчеләр хатта, Татарстан Республикасының милли мәгълүматлар архивына нигезләнеп, Сосновка авылында яшәгән Григорий Михайловичның әти-әнисе - Михаил Григорьевич һәм Наталья Матвеевнаның Григорийдан кала тагын 6 кызы булганы хакында хәбәр итәләр, аларның туган көннәре иске стиль буенча саналган: Екатерина - 1885 елның 18 ноябрендә, Варвара - 1887 елның 1 декабрендә, Ксения - 1900 елның 22 гыйнварендә, Анастасия - 1902 елның 10 апрелендә, Евдокия -1906 елның 25 июлендә һәм Анастасия - 1910 елның 11 декабрендә туган.

- Кызганыч, әмма аларның алдагы тормышы һәм фамилияләренең ничек үзгәрүе турында мәгълүматларны таба алмадык. Без Григорий Михайловичның һәлак булуы турында сөйләү һәм аның шәхси әйберләрен тапшыру өчен туганнарын (апалары ягыннан булса да) табарга телибез. Аннан тыш, геройны туган ягында җирләү мөһим, - дип яза хатта Ирина. - Без теләсә нинди мәгълүматка да шат булыр идек!

Мәгълүматларны сез 2-72-04 телефоны буенча район гәзите редакциясенә шалтыратып яисә ВКонтакте челтәрендә "Сельская новь" төркемендә хәбәр калдырып җиткерә аласыз.

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев