Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Авыл егетенә елгада су түгел, ә кан ага кебек тоелган

Николай Петров беренче хәрби чирканчыкны Яссо-Кишинев сугышында ала, аңа нибары унтугыз яшь була.

Моңа кадәр, 288 нче запастагы полк оешканнан соң, ярты ел санинструкторлар мәктәбендә укый. Якташыбыз маршал Толбухин җитәкчелегендәге 3 нче Украина Армиясенең 1 батальоны составында сугышкан. Арт-әзерлек хәлиткеч сугыш алдыннан дүрт сәгать дәвам итә! Ә 1944 елның август ае кичендә, сәгать сигезләр тирәсендә безнең гаскәрләр һөҗүм итә башлый. Мондый зур сугышта беренче тапкыр катнашкан авыл егетенә елгада су түгел, ә кан ага кебек тоелган... Частьта зур булмаган «Амфибия» бронетранспортерлары була, аларда санинструктор Петров солдатларны икенче ярга күчерергә ярдәм итә, һәм шул ук вакытта аның сугышчан иптәшләренең суга егылып төшеп батуларын күрә. Аеруча да аның бик күп сугышчан иптәшләре Румыния чигендә ятып калалар. Румыниядән соң фашистларны Венгрия территориясеннән куа башлыйлар.

Балатон күле янындагы сугышта Николай авыр яралана. Ядрә кыйпылчыклары аның башын һәм берничә урында умыртка баганасын каты яралый. Полк табибы дошманның утка тотуы астында санинструкторны җирле хастаханәгә алып килә. Һәм могҗиза була – хирургның осталыгы Николайны кире тормышка кайтара. Өч ай ул Турну-Северинск госпиталендә дәвалана, аннан Австрия территориясендә сугышкан үз частенә җибәрелә. Ләкин таныш сугышчан иптәшләре калмаган диярлек була... Германия чикләренә якынрак, аңа яраланган немецларны да бәйләргә туры килә.

– Бернәрсәдә эшли алмыйсың , командованиенең боерыгы шундый иде, – дип искә алган иде якташыбыз редакциядә узган очрашуда. Алар, мине ак халатта күргәч, русча, доктор, мин яраландым, дип кычкыралар иде.

Медлинг шәһәре янында Николай Петров һәм аның дуслары сугышның тәмамлануы турында беләләр. Ләкин Николай Васильевич туган якларына тиз генә кайта алмый әле. 1948 елга кадәр – Румыниядә, аннары, инде Ватанында – Иркутскида ике ел госпитальдә хезмәт итә. Емелькинога ул 1950 елда гына кайта. Аның күкрәген «Батырлык өчен» һәм «Хәрби казанышлар өчен» медальләре бизи. 

Пенсиягә кадәр туган колхозында хезмәт куя. Һәм инде тырыш һәм фидакарь хезмәтләре өчен бүләкләргә лаек була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев