Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Авиамеханикка – 90 яшь

Дмитрий Никитович Васильев туганнары һәм якыннары янәшәсендә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Кече Сөнчәле авылында туып үсә. Гомере буена колхозда бригадир булып эшли. - Сугыш елларында без дустым белән хәрби кавалерия өчен Кама елгасы янындагы мәйданчыкка печән ташый идек, - дип сөйли юбиляр. 1943 елның маенда аның сыйныфы...

Дмитрий Никитович Васильев туганнары һәм якыннары янәшәсендә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ул Кече Сөнчәле авылында туып үсә. Гомере буена колхозда бригадир булып эшли.

- Сугыш елларында без дустым белән хәрби кавалерия өчен Кама елгасы янындагы мәйданчыкка печән ташый идек, - дип сөйли юбиляр.

1943 елның маенда аның сыйныфы чыгарылыш имтиханнарына әзерләнә.

- Мине һәм дустымны мәктәп директоры үзенә дәшеп алды, - дип истәлекләре белән бүлеште юбиляр бабай. - Һәм безне имтиханнардан азат итәчәге, ләкин без моторчыга укырга тиешлекне хәбәр итте. Без, әлбәттә, килештек.

Шулай Дмитрий Никитовичның хезмәт эшчәнлеге башланып китә. Ул тракторда ике сменада эшли. 1945 елда Армиягә алалар. Анда артиллеристка укыганнан соң, Саратов шәһәренең механиклар мәктәбенә укырга керә. Өйрәнүләр үткәннән соң аны Комсомольск-на Амуре шәһәренә җибәрәләр. Ул 7 ел авиация механигы булып хезмәт итә. Очу аппаратларын һәм авиация двигательләрен ремонтлый, очкычларны сафта тота, җитешсезлекләрне ачыклап, аларны төзәтә.

- Без ул вакытта МиГ-15 очкычларына хезмәт күрсәттек, хәзер инде МиГ-35ләр кулланышта, хәтта 200леләре дә бар, - дип хозурлана техника белән юбиляр.

Венгер бәрелешендә дә катнашырга туры килә аңа. Тулаем исәпләгәндә 10 елдан артык хезмәт итә. Туган ягына әйләнеп кайтканнан соң бригадир булып эшли башлый. Аның бригадасы чәчү яки уңыш җыю чорында һәрвакыт алдынгылар рәтендә була. Җәмәгать тормышында да актив катнашалар.

- Территорияләрне җыештыру буенча шимбә һәм якшәмбе өмәләре, авылдашлар өчен - маевкалар, кыш озату бәйрәмнәрен оештыра идек, - дип бүлеште юбиляр.

Тормыш иптәше Нина белән 2 бала тәрбияләп үстерәләр. Ләкин 2008 елда хатыны бакыйлыкка күчә. Кызы Татьяна Яр Чаллы шәһәрендә яши. Кызлары белән әтисен күрергә еш кайтып йөриләр. 15 ел инде Дмитрий Никитович социаль ярдәм хезмәткәре Нина Давыдова карамагында.

Юбилярны хөрмәтләп, аны тәбрикләргә авылдашлары һәм район җитәкчеләре килде.

Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин һәм Сөнчәле авыл җирлеге башлыгы Ирина Крайнова юбилярга озын гомер һәм сәламәтлек теләделәр, Президент Владимир Путинның котлау хатын укыдылар, чәчәкләр һәм күчтәнәчләр тапшырдылар. Клуб мөдире Вера Уканеева җитәкчелегендәге укучылар юбилярга концерт программасы бүләк иттеләр.

Дмитрий Никитовичның шундый игътибардан күңеле нечкәрде, ул барысына да рәхмәтләрен белдерде һәм бәхетле тормыш теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев