Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алты Ватан сакчысына гомер бүләк иткән

Нәзирә һәм Уралбай Утеморатовлар 90 нчы еллар ахырында Каракалпакстаннан Яңа Үзи авылына күченгән вакытта, ир белән хатынның дүрт малае була. Кече ватанга кайткач Салават белән Рәсим дөньяга киләләр.

Хәер, Уралбай өчен Яңа Үзи авылы чит булмый. Бу авылда аның бертуган апасы кияүдә була. Һәм ул апасында кунакта булганда, сөйгәнен клубтан ук «урлый». Нәзирәнең әнисе Казаннан өлкән кызы яныннан кунактан кайткан вакытта, кечесе инде еракта була.

Ир белән хатын Уралбайның туган җирендә унҗиде ел яшәгәннәр. Шау-шулы вакытлар килеп җиткәнче, бәхетле булганнар, улларын тәрбияләп үстергәннәр. Утеморатовлар Нәзирәнең туган ягына күчеп кайтырга мәҗбүр булалар. Искиткеч беркатлы, игелекле кешеләр Яңа Үзи авылында яши башлыйлар.

–Авылда безне барысы да җылы, ачык йөз белән каршы алдылар, шуның өчен бүген дә авылдашларыма рәхмәт әйтүдән туктамыйм, – ди Нәзирә Нәбиулла кызы. – Миңа шунда ук мәктәптә пешекче эшен тәкъдим иттеләр. Балалар мәктәпкә киттеләр. Ирем колхозда гараж белән идарә итә башлады. Җитәкченең ышанычын акларга тырышты, эшкә тулысынча бирелде. Ул чакта аның турында район газетасында да яздылар.

– Утеморатовлар гаиләсе Яңа Үзигә күченеп кайткач, Яңа ел бәйрәмен бөтен авыл белән билгеләп үтү традициясе барлыкка килде, – ди җирлек башлыгы Илсур Мәхмүтов. – Ишегалдында тыныч музыка яңгыравын сиздегезме? Нәзирә Нәбиулла кызы һәм Уралбай Кәрим улы кунакларны һәрвакыт музыка һәм мул табын – дастархан беләнкаршы алалар.

Бу традицияне алар Көнчыгыштан алып килделәр. Уралбай абый хатын-кыз анага карата ихтирамлы мөнәсәбәт үрнәге булып тора ала. ЯңаҮзигә кайтканнан соң бу егерме биш ел дәвамында гаилә киләсе елда 95 яшен тутырачак әниләре белән бергә яши. Әйткәнемчә, безнең авылда яңа ел бәйрәме Утеморатовлардан башлана. Йорт каршында урнашкан зур казанда барысы өчен дә пылау әзерләнә, озын өстәл куела, күккә феерверклар җибәрелә. Уллары үсеп, буй җитәләр, Ватанга хезмәт итәр вакыт җитә. Һәм бу хәл, ниһаять, Утеморатовларның гражданлык алуына ярдәм итә. Өлкән уллары Ришат, Ринат һәм Руфат армия хезмәтенә бер көндә алыналар. Ананың олы уллары өчен борчуларын җиңеләйтергә кечеләре ярдәм итә. Уллары Мәскәү өлкәсендә, Хәрби-Һава көчләрендә хезмәт итәләр. Ата-ана өч уллары өчен дә, хезмәт вазифаларын үрнәк итеп үтәгәннәре өчен, командирларыннан рәхмәт хатлары алалар. Кайткач, өчесе дә Түбән Кама төзелеш техникумына укырга керәләр. Өч елдан соң Россиянең Кораллы Көчләре сафына Рафик баса. Улларына яхшы тәрбия биргәннәре өчен ата-ана часть командирыннан Рәхмәт хаты ала.

Армиядән хезмәт итеп кайткач, Рафик та техникумга укырга керә. Утеморатовларның төпчек улары Рәсим Яр Чаллыда кадетлар корпусында укый. 13 ноябрьдә гаилә хәрбихезмәткә Салаватны озатты. Әни кешедән үз улларын хәрби хезмәткә җибәрүнең нинди борчуларга салуы турында сорагач:

– Әлбәттә, бик авыр, әмма ничек кенә кыен булмасын, мин күз яшьләремне күрсәтмәскә тырышам. Улларым минем алар белән горурланганны күрергә тиеш, – дип җавап бирде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев