Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Абруй казанган җитәкче

Фәнис Мөсәбиков Иске Кармәт авыл җирлеген биш ел җитәкли. Бу җирлеккә бер генә торак пункт - Иске Кармәт авылы гына керсә дә, анардан таләп зур, чөнки монда Хәсән Туфан музей-йорты урнашканга дәрәҗәле кунаклар өзелеп тормый. - Авылны төзекләндерү - һәрвакыт өстенлекле мәсьәлә булды, - дип сөйли Фәнис Мөсәбиков. - Өстәвенә...

Фәнис Мөсәбиков Иске Кармәт авыл җирлеген биш ел җитәкли.

Бу җирлеккә бер генә торак пункт - Иске Кармәт авылы гына керсә дә, анардан таләп зур, чөнки монда Хәсән Туфан музей-йорты урнашканга дәрәҗәле кунаклар өзелеп тормый.
- Авылны төзекләндерү - һәрвакыт өстенлекле мәсьәлә булды, - дип сөйли Фәнис Мөсәбиков. - Өстәвенә якташ-шагыйрьнең тууына 115 ел тулуны билгеләп үтү көтелә. Мин биш ел эшләгән дәвердә музей-йорт ике тапкыр ремонтланды, быел да аны юбилейга лаеклы әзерләргә планлаштырабыз.
Авылда җирлек башлыгы - җитәкче генә түгел, ә демографиядән алып, баганалардагы яктырткычларга кадәр барысы өчен дә җаваплы булган кеше. Иске Кармәт җирлегенең социаль-икътисади торышы районда иң яхшылардан булуында, әлбәттә инде, җирлек башлыгының тырышлыгы зур.
Муниципалитетта халык белән эш җайга салынган, халык һәм җирлекнең уртак акчасына җирле клуб түбәсе ябылган, суэтем башнясы сатып алынган һәм ул урнаштырылачак, скважина казылган, биш йөз метр озынлыкта суүткәргеч яңартылган. Совет башлыгы үзенең шәхси тракторына утырып, кышкы чорда урамнарны кардан чистартудан да иренеп тормый. Халык арасында җирлек башлыгы абруй казанмаса, ике арада мондый бәйләнеш булыр идеме икән. Өстәвенә, Фәнис Мөсәбиков районга читтән кайткан кеше. Тумышы белән ул Пермь төбәгеннән, елга техникумын тәмамлаганнан соң, сигез ел Россия флотында хезмәт итә, Түбән Кама шәһәрендә торак-коммуналь идарәдә инженер булып эшли.
1988 елда безнең районга - хатынының туган авылына күчеп кайталар. "Сельхозхимия"дә химбаза мөдире, газ җиһазлары буенча инженер булып эшли, унбер ел шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Җирлек башлыгы вазыйфасына билгеләнгәнчегә кадәр дә авыл кешеләренең борчу-мәшәкатьләре белән янып яши, авылны төзекләндерүдә булыша, җирле чишмәне яңартуда да аның тырышлыгы зур.
Күптән түгел Фәнис Мөсәбиков алтмыш яшьлек юбилеен билгеләп үтте, Ватанны саклаучылар көнендә, районның төп сәхнәсендә "Ел ир-аты" тантанасында ул авыл җирлекләре башлыклары арасында "Хөрмәт" номинациясендә Җиңү алиһәсе - Ника сынына лаек булды. Әмма юбиляр үзе, тормышта төп урынны бүләкләр алып тормый, бары тик ышанычлы тыл - гаилә булганда гына теләсә нинди үрләрне дә яулап була, дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев