Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Кешеләр һәм язмышлар

65 ел – мәхәббәт һәм татулыкта

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә юбилейлы гаиләләрне хөрмәтләделәр. Гали Гинан улы һәм Әлфия Гариф кызы Мөхетдиновлар бәйрәмнең олы кунаклары булдылар. -Галине яратмаслык та түгел иде, сөйкемле, көләч йөзле, авылда бер анарда гына велосипед бар иде, - дип елмайды Әлфия Гариф кызы, - аккордеонда уйный иде. Монда ничек каршы торып булсын?...

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә юбилейлы гаиләләрне хөрмәтләделәр.



Гали Гинан улы һәм Әлфия Гариф кызы Мөхетдиновлар бәйрәмнең олы кунаклары булдылар.


-Галине яратмаслык та түгел иде, сөйкемле, көләч йөзле, авылда бер анарда гына велосипед бар иде, - дип елмайды Әлфия Гариф кызы, - аккордеонда уйный иде. Монда ничек каршы торып булсын?


Аларның гаилә тормышы әлеге буын кешеләренеке кебек башланып китә. Егерме ел әти-әниләре белән бергә яшиләр.


- Дус яшәдек, беркайчан да мине кыерсытмадылар,-дип изге сүзләр белән генә искә ала аларны Әлфия апа.


Әти-әниләре вафатыннан соң, Мөхетдиновлар шәһәрдә яшәп карый, тик берникадәр вкыттан соң, туган якларына әйләнеп кайталар. Гали Гинан улы гомере буе Иске Кармәт авылы мәктәбендә укытучы булып эшләгән. Әлфия Гариф кызы 37 ел фельдшер-акушерлык пунктын җитәкли.
Мөхетдиновлар 65 ел дус-тату, бер-берсен аңлап, яратып гомер кичерәләр.


- Сез тугрылык һәм бердәмлекнең искиткеч өлгесе, - дип билгеләп үтте, гаиләне тәбрикләп, ЗАГС бүлеге мөдире Елена Еграшкина. - Сынауларга карамыйча, 65 ел буена бәйләп торган якты хисләрне саклап кала алгансыз, балаларыгыз һәм оныкларыгыз өчен үрнәк булып торасыз. Сезгә сәламәтлек телим, якыннарыгыз һәм туганнарыгызны сөендереп озын-озак гомер кичерегез. Елена Ивановна юбилейлы гаиләгә чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.
Ә гаилә бәйрәме хәтирәләр, гаилә истәлекләре, күңелле җырлар белән үрелеп, дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев