40 ел – урманнар иминлеге сагында
Чабаксар участок урманчылыгы лесничие Николай Горбунов алтмыш яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны урман эшенең чын аксакалы, һөнәри бурычына тугры кеше дип атыйлар. Ул урман хуҗалыгында кырык елдан артык хезмәт куйган. Урман хезмәткәре һөнәрен адымлап үзләштерә - Мариинско-Посадск техникумында белем ала, армиядә хезмәт итә, аннан кайткач Йошкар-Ола институтында укый. Юллама буенча...
Чабаксар участок урманчылыгы лесничие Николай Горбунов алтмыш яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аны урман эшенең чын аксакалы, һөнәри бурычына тугры кеше дип атыйлар. Ул урман хуҗалыгында кырык елдан артык хезмәт куйган. Урман хезмәткәре һөнәрен адымлап үзләштерә - Мариинско-Посадск техникумында белем ала, армиядә хезмәт итә, аннан кайткач Йошкар-Ола институтында укый. Юллама буенча Көнбатыш Уралда практика үтә. Яшь белгеч алдында географиясенең, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының үзенчәлекле булуы белән Урал урманнары киңлеге ачыла.
Николай Федорович районга җитәрлек дәрәҗәдә тәҗрибә туплаган урман тармагы белгече булып кайта. Аксубай урманчылыгында төрле вазифаларда үзенең иң яхшы хезмәт сыйфатларын ача, биш елга якын лесничествога җитәкчелек итә. Соңгы унике елда Чабаксар участок лесничествосы руле артында булды.
- Николай Федорович - үз бүлекчәсендә оста, гыйлемле, ихтирам һәм хөрмәт казанган, үз эше өчен бөтен күңелен биргән чын хуҗа, - дип сөйли Аксубай лесничествосының җитәкче-лесничие Рөстәм Гатин. - Аның урман тармагын үстерүгә керткән хезмәт өлеше бәя биреп бетергесез.
Николай Горбунов җитәкчелегендәге Чабаксар лесничествосы коллективы урман хуҗалыгы, табигатьне саклау, урманнарны торгызу, урман культурасы буенча барлык эшләрне дә вакытында һәм яхшы сыйфат белән башкара. Димәк, безнең урманнар яңара, чистара, табигать байлыгы арта, төбәкнең экологиясе яхшыра. Һәр елны авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, үзәнлекләрдә эрозиягә каршы үсентеләр утыртыла. Яңа урманнар озак еллар дәвамында әйләнә-тирә мохиткә файда китереп, табигатьне ямьләндереп шаулап утырачак. Бу эш гасырлар буена җитәчәк дип әйтү бер дә ялгыш булмас.
Район юллары буйлап хәрәкәт иткәндә без Николай Федорович хезмәтенең җимешләрен үз күзләребез белән күрәбез. Автомобиль юлларында яшь урман посадкалары үсеп утыра, урманнар чиста, ял итү урыннары да булдырылган. Урманчылыкның иң ерак почмагы - Заря поселогында лесничий авыл кешеләренә чишмәне төзекләндерү, сала территориясен яшелләндерүдә ярдәм итә. Биредә аның турында бары тик мактау сүзләре генә әйтәләр. Үзенең тырыш, фидакарь хезмәте өчен Николай Федорович ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, РФнең Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Николай Федорович бер дигән гаилә башлыгы. Тормыш юлдашы Татьяна Петровна белән бер кыз һәм ул тәрбияләп үстергәннәр. Бәхетле бабай оныкларына сөенеп туя алмый.
Урман хезмәткәрен Аксубай лесничествосында бәйрәм мохитендә юбилее белән ихластан котладылар. Теләкләрнең дә иң изгеләрен генә теләделәр: сәламәтлек, уңышлар, иминлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев