Инвалидны эшкә урнаштырырга
Хезмәткә яраклы яшьтәге мөмкинлеге чикле кеше җәмгыять өчен файдалы булырга һәм тулы кыйммәтле тормыш алып бара алырга мөмкин. Дәүләт тарафыннан шундый бурыч куелган: 2020 елга Россиядә хезмәткә яраклы яшьтәге мөмкинлекләре чикле кешеләрнең яртысы эш белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Хәзерге вакытта Татарстанда эшкә яраклы яшьтәге 83,5 мең кеше яши. Әлеге...
Хезмәткә яраклы яшьтәге мөмкинлеге чикле кеше җәмгыять өчен файдалы булырга һәм тулы кыйммәтле тормыш алып бара алырга мөмкин.
Дәүләт тарафыннан шундый бурыч куелган: 2020 елга Россиядә хезмәткә яраклы яшьтәге мөмкинлекләре чикле кешеләрнең яртысы эш белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Хәзерге вакытта Татарстанда эшкә яраклы яшьтәге 83,5 мең кеше яши. Әлеге категория кешеләренең 31 проценты эшкә урнаштырылган. Билгеле булганча, агымдагы елдан ук ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы бу күрсәткечне 6 процентка күтәрергә планлаштыра.
Безнең районга килгәндә, бүгенге көндә хезмәткә яраклы яшьтәге инвалидларны эшкә урнаштыру 22,5 процент тәшкил итә.
Рәсми мәгълүматларга караганда, районда эшкә яраклы яшьтәге 800дән артык инвалид яши. Бу исәптән 176сы төрле тармакларда - бюджет өлкәсендә, авыл хуҗалыгы формированиеләрендә һәм шулай ук шәхси предприятиеләрдә эшлиләр.
Бу категориядәге гражданнарның төп өлеше район үзәгендә яши, аларга үзләренең матди хәлләрен яхшырту өчен эш табуы җиңелрәк, ә менә авылда яшәүчеләргә - катлаулырак.
Инвалидларны эшкә урнаштыру район башлыгы Камил Гилмановның шәхси контрольлегендә. Июнь башында район башкарма комитетында республика җитәкчелеге кушуы буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру белән шөгыльләнүче махсус комиссия булдырылды. Аның эшчәнлеген башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин алып бара. Комиссия составында Икътисади бюджет палатасы, районның иҗтимаги өлкәләре вәкилләре эшли. Комиссия эшләп килгәннән бирле аның уңай якларын да билгеләп үтәсе килә. Эшчәнлек дәвамында районда 45 инвалид эшкә урнаштырылган. Шулай ук хезмәт мөнәсәбәтләре теркәлмәгән 35 инвалидның эшләү факты ачыкланган, бу исә мөмкинлекләре чикле кешеләрнең мәнфәгатьләренә каршы килә, чөнки алар социаль гарантияләр белән тәэмин ителмиләр.
Инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе авыл җирлекләре башлыклары белән дә утырышларда сөйләшенде. Аларга әлеге тематикага бәйле бурычлар тәфсилләп җиткерелде. Муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре сәламәтлеге буенча эшкә урнашканда тулаем эшчеләргә карата куелган таләпләрне үти алмаган, ләкин эшләргә теләкләре булган бистә кешеләренең хәлен барысыннан да яхшырак аңлыйлар. Авыл җирлекләре башлыкларына андый кешеләрне мәшгульлек үзәгенә җибәрергә киңәш иттеләр. Монда һәр мөмкинлеге чикле кешегә инвалид Паспорты ачылачак, анда барлык мәгълүматлар да язылачак. Бу - алга таба эшкә урнаштыру гамәлләре теркәлеп барылачак үзенчәлекле мәгълүматлар базасы.
- Инвалидларның эшкә хокукларын тәэмин итү мәшгульлек үзәгенең төп бурычларының берсе, - дип сөйли әлеге ведомство җитәкчесе Иван Маклаков. - Мәшгульлек үзәге шәхси тернәкләндерү программасы эшләргә рөхсәт иткән, эшләргә теләкләре булган инвалидларның барысына да эшкә урнаштыруда ярдәм итәчәк. Моның өчен бары тик безгә генә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев