Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Интернетта алданган аксубайлылар ике тапкырга арткан

2023 елда Аксубай районында IT – технологияләр кулланып кылынган 74 җинаять теркәлгән.

Бу сан узган ел белән чагыштырганда ике тапкырдан күбрәккә арткан.

– 2023 елда IT-технологияләр кулланып кылынган җинаятьләр, 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 57,4 % ка күбрәк (47 %), – дип сөйли район прокуроры Эдуард Хираҗев. – 2024 ел башыннан компьютер мәгълүматларыннан файдаланып (РФ УКның 272 маддәсе 1 өлеше – дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка хокуксыз керү) – 7, компьютер техникасын кулланып – 1, мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләр, ә нәкъ менә Интернет кулланып 6 җинаять кылынган инде. Төрле программаларны кертүнең югары темпы, IT-технологияләр үсеше гражданнарга төрле өлкәләрдә хезмәт күрсәтүләрнең мобильлеге өчен кирәк. Әмма еш кына, интернет челтәрендә шәхси куркынычсызлыкның төп кагыйдә булуын онытып, кеше үзе дә мошенниклык гамәлләрен кылуга ярдәм итә. Һәм аңа социаль челтәрләрдә битләр булдырырга, дәүләт хезмәтләре порталына керергә һәм сайтларда теркәлергә иртәрәк өйрәнергә кирәк.

Района прокуратурасы ялган сайтлар ярдәмендә шәхси мәгълүматлар һәм акчалар урланачак фишингтан – алдакчылардан ничек саклану кирәклеге турында белешмәлек эшләде.

Еш кына кырыгалдарлар чын оешмалар сайтларына ике тамчы су кебек охшаган сайтлар ясыйлар.

Фишинг сайтына ничек эләгергә мөмкин?

Интернет сылтамаларында яисә электрон почтада, социаль челтәрләрдә, мессенджерларда СМСлар, рекламалар, лотереяләр, дәүләттән компенсацияләр турындагы игъланнар буенча.

Хакерлар еш кына чит кешеләрнең аккаунтларын җимерәләр һәм фишинг сылтамасы хәтта танышлардан да килергә мөмкин.

Фишинг сайтын ничек танырга?

Адрес чын символлардан бары тик ике символ белән генә аерыла.

Адреслы юлда https һәм ябык йозак билгесе юк.

Дизайн сыйфатсыз йөкләп алынган, текстларда хаталар бар.

Хөрмәтле укучыларыбыз, мошенникларның чираттагы корбаны булмас өчен, бу киңәшләрне игътибарга алыгыз.

Сайтның битләре аз, хәтта карта мәгълүматларын кертү өчен бер генә.

Фишингтан ничек сакланырга?

Антибвирус куегыз һәм аны даими рәвештә яңартыгыз.

Кыстыргычта кирәкле сайтлар адресын саклагыз. Шикле сылтамалар буенча күчмәгез.

Интернеттан сатып алу өчен аерым карта кулланыгыз, аңа түләр алдыннан гына кирәкле сумманы кертегез.

Бу белешмәне бастырып алыгыз һәм якыннарыгызны да аның белән таныштырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев