Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

02 хезмәте

10 февральдән 7 мартка кадәр Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 134 хәбәр һәм мөрәҗәгать кергән, 11 җинаять эше кузгатылган. 14 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, бәхеткә зыян күрүчеләр юк. Күршесе белән бергә кәеф-сафа кору Яңа Аксубай кешесенең кесәсенә суккан - күршесе аның банк картасыннан 11570 сум акчасын салдырган....

10 февральдән 7 мартка кадәр Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 134 хәбәр һәм мөрәҗәгать кергән, 11 җинаять эше кузгатылган. 14 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, бәхеткә зыян күрүчеләр юк.
Күршесе белән бергә кәеф-сафа кору Яңа Аксубай кешесенең кесәсенә суккан - күршесе аның банк картасыннан 11570 сум акчасын салдырган. Табын артында утырганда ир кеше балага үзенең банк картасын уйнарга бирә, кодын да әйтә. Хәйләкәр күрше хатыны кодны хәтерендә калдыра һәм ир исереп йокыга киткәч, кесәсеннән картасын алып, акчасын салдыра. Эшен тәмамлагач картаны кире кесәгә тыгып куя.
Савгач кешесе полициягә билгесез затларның банк картасыннан 7900 сум акчасын салдырулары турындагы гариза белән мөрәҗәгать итә. Тикшерүчеләр әлеге гамәл Интернетка кергәндә экранда пәйда булган сылтама ярдәмендә башкарылган дип фаразлыйлар. Җинаять эше кузгатылган, тикшерү алып барыла.
Полиция хезмәткәрләре банк карталарын һәм пин-кодларны һәркем алырлык булган урыннарда калдырмаска, кодларны башка кешеләргә, хәтта банк хезмәткәрләренә дә әйтмәскә кирәк дип кисәтәләр. Иминлек максатларында онлайн-банк программаларын телефонга күчермәскә, антивирусникны даими яңартып торырга һәм таныш түгел сылтамалар буенча эш итмәскә.
Югарыда телгә алынган яки әзерләнгән җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев