Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Ялган аракы йолып алынган

ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре "Лада-Приора" машинасы йөртүчесеннән составында спирт булган 20 литр сыеклыкны йолып алганнар. Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге мәгълүматлары буенча, машинаны Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре район үзәгенең Золин урамында патрульлек иткәндә туктаталар. Автомобиль багажнигында якынча фаразлар буенча, составында этил спирты булган биш литрлы 4 шешә сыекча табыла. Йолып...

ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре "Лада-Приора" машинасы йөртүчесеннән составында спирт булган 20 литр сыеклыкны йолып алганнар.

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге мәгълүматлары буенча, машинаны Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре район үзәгенең Золин урамында патрульлек иткәндә туктаталар.

Автомобиль багажнигында якынча фаразлар буенча, составында этил спирты булган биш литрлы 4 шешә сыекча табыла. Йолып алынган сыеклык Түбән Кама дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәрелгән. Экспертиза нәтиҗәләрен алганнан соң, машина йөртүчесе - Самара өлкәсенең Яңа Куйбыш шәһәре кешесенә карата канунлы процессуаль карар кабул ителәчәк.

Фото: golos-buryatyi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев