Ялган аракы өчен – җәза
Агымдагы елның 8 аенда Аксубай районында составында спирт булган алкоголь продукциясе, этил спирты җитештерү һәм аның әйләнешенә кагылышлы 26 административ хокук бозу ачыкланган. Алты эш Түбән Кама шәһәре Дәүләт алкоголь инспекциясенә тапшырылган. Ике җинаять эше кузгатылган. Ялган билгеләр белән мең литрдан артык продукция тартып алынган. - Аксубай районында рәсми рәвештә...
Агымдагы елның 8 аенда Аксубай районында составында спирт булган алкоголь продукциясе, этил спирты җитештерү һәм аның әйләнешенә кагылышлы 26 административ хокук бозу ачыкланган.
Алты эш Түбән Кама шәһәре Дәүләт алкоголь инспекциясенә тапшырылган. Ике җинаять эше кузгатылган. Ялган билгеләр белән мең литрдан артык продукция тартып алынган.
- Аксубай районында рәсми рәвештә алкоголь сатылган 79 нокта бар. Әмма ел башына йөз һәм аннан да күбрәк кеше яшәгән 15 авылда, алкогольне рәсми рәвештә сату гамәлгә ашырылмаган. Сәүдәне канунлаштыру өчен лицензия сатып алырга кирәк, ул, әлбәттә инде, кыйммәт тора (65 мең сумнан артык). - Сәүдә нокталарына карата таләпләр дә катгый, - дип хисап тотты икътисад советы утырышында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рәис Галиев. - Әмма шулай булса да, ел башыннан югарыда әйтеп үтелгән торак пунктларда мисалга, Карасу, Такталы, Рус Кармәте, Сидул Ерыклы, Васильевка һ.б. авылларда урнашкан сәүдә нокталары лицензия алдылар.
Ә калганнары? Канунсыз нигездә спиртлы эчемлекләр сату белән шөгыльләнүчеләрнең күпме табыш алуларын исәпләп тормыйча, фактларны гына китерәбез: районда составында спирт булган продукция сату белән шөгыльләнүчеләр бар. Моның белән көмешкә куучылар да, идән асты аракысын сатучылар дә шөгыльләнә. Полицейскийлар, ничек кенә булмасын, иртәме соңмы әлеге нокталарны ачыклаячаклар. Контроль сатып алулар даими ясалып тора.
Икътисадый совет утырышында билгеләп үтелгәнчә, аракыны быел да узган елгыдан кимрәк эчмәгәннәр. Алкогольгә каршы рейдларны даими үткәреп килгән полиция хезмәткәрләре дә моны раслый.
- Сатучыларның да, сатып алучыларның да карашы гаҗәпләндерә, - дип сөйли Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илнар Камалиев. - Көмешкә, ялган аракы, шулай ук алкоголь продукциясен тиешле рөхсәтсез сату белән шөгыльләнгән өчен - административ штраф, аерым зур күләмдә саткан өчен җинаять эше кузгату яный.
Безгә әлеге гамәлләр өчен штраф салу сыйфатында җәза алган "адресатлар базасын" тәкъдим иттеләр. Аларның географиясе бөтен районга таралган. Өстәвенә составында спирт булган продукцияне балигъ булмаганнарга да саталар хәтта (мондый факт Кәкре Күл авылында, кибетче балигъ булмаган яшүсмергә сыра сатканда теркәлгән).
Районның ике граҗданы составында спирт булган продукция саткан өчен җинаять җәзасы алган.
Карасу авылы кешесе М. контроль сатып алу вакытында, составында спирт булган продукцияне сатуга бернинди тиешле документы булмаган килеш, һәрберсен йөзәр сумнан, ярты литрлы биш пыяла шешәдә аракы саткан.
Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә яшәүче Л. ханым тикшерү сатып-алу вакытында үз хуҗалыгыннан өч литрлы һәм 0,5 литрлы пластик шешәләрдә составында спирт булган продукция саткан. Тикшерүгә тәкъдим ителгән үрнәкләрнең экспертиза нәтиҗәләре буенча ике очракта да, аларның алкоголь продукциясе җитештерү өчен яраксыз һәм кеше сәламәтлеге өчен куркынычлы булган денатуратлы этил спиртыннан җитештерелгән булуы ачыкланган.
Соңгы ике факт буенча ике җинаять эше кузгатылган, гаеплеләр РФ ҖКның 238 маддәсе 1 өлеше буенча иминлек таләпләренә туры килмәгән товар саткан өчен җәза алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев