Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Өй дә, хезмәт урыны да

Аксубай районында полициянең участок уполномоченныйлары өчен ике административ-торак комплекс файдалануга тапшырылды. Алар полициянең участок пунктын һәм участковый гаиләсе өчен торак йортны берләштерә. Бу районда шундый өченче һәм дүртенче объект. Икесе 2013 елда Мюд һәм Иске Кыязлы авыл җирлекләрендә файдалануга тапшырылган иде, 31 августта тагын икесе - Иске Ибрай һәм Емелькинода...

Аксубай районында полициянең участок уполномоченныйлары өчен ике административ-торак комплекс файдалануга тапшырылды.
Алар полициянең участок пунктын һәм участковый гаиләсе өчен торак йортны берләштерә.


Бу районда шундый өченче һәм дүртенче объект. Икесе 2013 елда Мюд һәм Иске Кыязлы авыл җирлекләрендә файдалануга тапшырылган иде, 31 августта тагын икесе - Иске Ибрай һәм Емелькинода үз ишекләрен ачты.
Иске Ибрайда участок пунктын һәм участковый өчен өйне ачу тантанасына Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге шәхси составы, Татарстан Эчке эшләр министрлыгыннан вәкил, район җитәкчелеге һәм авыл халкы җыелды.


Камил Гилманов, Аксубай районы территориясе зур, шулай да халык үзенең иминлеген сизәргә, ә полиция хезмәткәрләре хокук тәртибен саклауны тәэмин итәргә һәм урыннарда килеп туган мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш, дип билгеләп үтте.
-Участковыйлар үзләренә беркетелгән участокларда яшәргә, халык белән янәшә булырга тиешләр, - диде район башлыгы.
Районда участок уполномоченныйлары өчен өйләр республика һәм район бюджеты хисабына төзелә - административ-торак комплексларның берсен республика, икенчесен район төзеде. Район җитәкчелеге ышандырганча, бу программа алга таба да хупланачак.


Татарстан Эчке эшләр министрлыгының полициянең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек эшчәнлеген оештыру Идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәфиев административ-торак комплексын төзүдә ярдәм күрсәткәне өчен Камил Гилмановка Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.
Зөфәр Гәрәфиев, 2015 елда Татарстанда полициянең участок уполномоченныйлары өчен 39 административ-торак комплексны файдалануга тапшыру планлаштырыла, дип билгеләп үтте. Шуларның бер өлеше, шул исәптән безнең районда да, сафка баскан.


Ул полициянең участок уполномоченные Рөстәм Сабировка яңа эш бинасы һәм өй ачкычын тапшырды. Участковыйга Татарстан Эчке эшләр министрлыгыннан яңа "Нива" автомашинасы ачкычы да тапшырылды. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, Рөстәм Сабиров участковый булып өч ел эшли һәм бүлек җитәкчелеге, җирлек халкы сүзләренә караганда, ул үзенең участогында ихтирам казанырга өлгергән. Һәм алар участковыйның авылда алар белән бергә яшәвенә шат.
-Кабинет җиһазландырылган, мөрәҗәгать итүчеләр өчен көтеп тору бүлмәсе дә бар, өйдә җылы, уңайлы, - дип уртаклашты участковый, кунакларны эш бүлмәсенә дәшеп.
Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе ышандырганча, бүгенге көндә һөнәри генә түгел, ә торакка бәйле проблемаларны да хәл итү мөмкинлеге биргән Татарстан МВДсы һәм район тарафыннан күрсәтелгән ярдәмгә җавап итеп, шәхси состав лаеклы һәм намуслы хезмәт итәргә, хезмәтләрендә яңадан-яңа уңышлар һәм казанышлар белән шатландырырга вәгъдә итә.


Күркәм гадәткә тугры калып, һәр ир-егет агач утыртырга, өй төзергә һәм ул тәрбияләп үстерергә тиеш һәм кунакларга участокта миләш агачы утыртырга тәкъдим иттеләр.
Ә участковыйның улы икенче сыйныфка бара инде. Әнисе белән алар кунакларны ишек төбеннән каршы алдылар. Ризван үзенең бүлмәсен, уенчыкларын күрсәтте.


-Өй бик ошый, дусларым әлегә юк, әтием, монда малайлар һәм кызлар бик күп, дуслашырсың диде, -дип уртаклашты Ризван.
Гадәттә кунаклар өй туена бүләксез килмиләр. Зөфәр Гәрәфиев Эчке эшләр министрлыгы исеменнән оргтехника сатып алуга 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Ә менә район җитәкчелегеннән яңа өйгә күчүчеләр көнкүреш техникасы алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев