Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Вәхшиләр чишмәгә һөҗүм ясаганнар

Аксубайның "Ташлы чокыр" чишмәсендә вәхшиләр кабаттан үзләренең начар гамәлләрен кылганнар. Адәм актыклары (башкача әйтерлек тә түгел) 2 май төнендә аңа зур зыян китергәннәр: керү капкасын һәм койма аралыгын, баннерны җимергәннәр, баскычлардагы декоратив бизәкләрне сындырганнар һәм аларны су коену ләгәненә батырганнар, коймалардагы очлы декоратив бизәкләрне сындырып алып, алар белән беседкаларның поликарбонаттан...

Аксубайның "Ташлы чокыр" чишмәсендә вәхшиләр кабаттан үзләренең начар гамәлләрен кылганнар.

Адәм актыклары (башкача әйтерлек тә түгел) 2 май төнендә аңа зур зыян китергәннәр: керү капкасын һәм койма аралыгын, баннерны җимергәннәр, баскычлардагы декоратив бизәкләрне сындырганнар һәм аларны су коену ләгәненә батырганнар, коймалардагы очлы декоратив бизәкләрне сындырып алып, алар белән беседкаларның поликарбонаттан эшләнгән түбәләрен тишкәннәр.

- Бу гамәлләрне эшләгән адәм актыкларын кешеләр дип атап булмый, - дип аңлатма бирде иртән иртүк чишмәгә килеп җиткән район башлыгы Камил Гилманов. - Бу чишмә халыктан җыелган акчага, иганәчеләрне һәм меценатларны җәлеп итеп, төзекләндерелде. Чишмә ләгәне аруландырыла - Крещениедә кешеләр анда коена, никахларын рәсми теркәгәннән соң бирегә яшь парлар килә, монда гаилә бәйрәмнәре, тантаналар билгеләп үтелә. Кызганыч, бу вәхшилекнең беренче очрагы гына түгел. Чишмәгә һөҗүм булган иде инде, чишмәгә зыян салу фактларына каршы без бергәләп көрәшергә, мондый ямьсез гамәлләрне кылучыларны туктатырга тиеш. Әтрәк адәмнәрнең исемнәрен ачыклыйсы иде, бәлки шаһитлар да табылыр. Полиция хезмәткәрләре вәхшиләрне эзләү белән шөгыльләнә инде, әйдәгез, моңа охшаш җинаять гамәлләре кылынганда авыз йомып калмыйк. Үз кулларыбыз белән үзебез өчен эшләнгән матурлыкка, уртак байлыгыбызга кул күтәрүчеләрне бөтен кеше белергә тиеш.

Аксубай районы прокуроры ярдәмчесе Лариса Горожанкина сүзләренә караганда, әлеге гамәл өчен җинаять җаваплылыгы каралган, ә җаваплылык тоту 14 яшьтән башлана: вәхшилек кылган затлар кырык мең сумга кадәр штрафка тартыла. Ә моңа охшаш җинаятьләрне төркем белән кылганда, өч елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Әгәр җинаятьне 14 яшькә кадәрле адәм актыгы кыла икән - аны профилактик исәпкә кую көтә. Балигъ булмаган яшүсмернең әти-әниләре җавапка тартылачак. Аларга китерелгән зыянны капларга һәм ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгәннәре өчен штраф түләргә туры киләчәк.

P.S.: Мәкалә басылырга әзерләнгәндә полиция хезмәткәрләренә чишмәдә вәхшилек кылган затларның шәхесләрен кайнар эздән ачыклау мөмкин булды. Алар өч балигъ булмаган зат булып чыкты - икесе аксубайлы һәм берсе Чистайдан каникул вакытында әбисенә килгән кунак. Хулиганнар җинаять гамәлен төнлә кылганнар. Чишмәгә яхшы ният белән - су коенарга дип килгәннәр, югыйсә. Әмма шуннан соң чишмәгә "һөҗүм" башлаганнар. Алар китергән гомуми зыян бәясе 44 мең сум тәшкил итә. Зыянны ата-аналарга капларга туры киләчәк. Балигъ булмаганнарның әти-әниләрен яки аларның тәрбияләү һәм асрау буенча законлы вәкилләрен административ җаваплылыкка тарта, ә үзләрен профилактик исәпкә куячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев