Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Вакансияләр булса да, эшсезләр күп

Татарстанда 15 меңнән артык кеше эшсез булып санала. Аксубай районында эш белән тәэмин итү хезмәтендә 80 кеше теркәлгән. Бу икътисади яктан актив халык санының (13200 кеше) 0,58 процентын тәшкил итә. - Районда 110 вакансия ачык, - дип билгеләп үтте эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Иван Маклаков. - Ләкин төрле...

Татарстанда 15 меңнән артык кеше эшсез булып санала.

Аксубай районында эш белән тәэмин итү хезмәтендә 80 кеше теркәлгән. Бу икътисади яктан актив халык санының (13200 кеше) 0,58 процентын тәшкил итә.
- Районда 110 вакансия ачык, - дип билгеләп үтте эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Иван Маклаков. - Ләкин төрле сәбәпләр аркасында кешеләр әлеге тәкъдимнәрне кабул итә алмыйлар. Иң төп сәбәпләр арасында - махсус һөнәри белем булмау. Мисалга, районга табибләр кирәк, ә эшсезләр арасында профессиональ табибләр юк. Икенче сәбәп - җирлеккә бәйле. Без эшсезгә ул яшәгән торак пункттан 7 километр аралыкта эш тәкъдим итәбез. Кайберләрен хезмәткә түләү канәгатьләндерми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев