Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

ТКХга бурычы булган кешеләр мөлкәтенә арест салынды

Район халкының коммуналь хезмәтләргә бурычы тугыз йөз мең сумнан артык тәшкил итә. Ә явыз максатларда түләмәүчеләр - 47 кеше. Торак-коммуналь хезмәтләргә бурычы булган кешеләр янына суд приставлары, Идарә компаниясе хезмәткәрләре һәм безнең хәбәрчебез рейд белән барды. Адреслар буенча йөргәндә өлкән суд приставы Альбина Әфләтонова, бу 900 мең сум суд приставлары...

Район халкының коммуналь хезмәтләргә бурычы тугыз йөз мең сумнан артык тәшкил итә.



Ә явыз максатларда түләмәүчеләр - 47 кеше.


Торак-коммуналь хезмәтләргә бурычы булган кешеләр янына суд приставлары, Идарә компаниясе хезмәткәрләре һәм безнең хәбәрчебез рейд белән барды.


Адреслар буенча йөргәндә өлкән суд приставы Альбина Әфләтонова, бу 900 мең сум суд приставлары аркылы суд карары нигезендә кулланучылардан кайтарып бирү таләп ителгән сумма, дип аңлатты. Чынлыкта исә, халыкның Идарә компаниясенә бурычлары тагын да күбрәк, дип ышандырдылар безне. Күп очракларда бурычлылар бурычларын гына каплый, ә түләүләрне кичектерәләр - шул рәвешле бурыч күләме арта гына бара.
Беренче адрес Октябрь урамы буенча урнашкан йорт.


Күп балалы гаилә, балигъ булмаган дүрт бала. Гаилә башлыгы административ ялда, ә хатыны декрет ялында. Коммуналь хезмәтләр өчен аларның бурычы башкару кәгазе буенча 25 мең сум тәшкил итә. Идарә компаниясе хезмәткәре, бүгенге көнгә аларның бурычы 40 мең сумга кадәр артты, дип аңлата.
- Без бурычтан баш тартмыйбыз, финанс хәлебез чыннан да бик авыр. Без ике ел элек яндык һәм һаман да аякка баса алмыйбыз, быел өч баланы - мәктәпкә, ә берсен балалар бакчасына бирергә кирәк, - диде фатир хуҗабикәсе.


- Эш килеп чыгуга ук бурычларыбызны түлибез, - дип ышандырды фатир хуҗасы.


Торакны күзәтеп чыккач, суд приставлары мөлкәткә арест сала алмадылар, чөнки фатир эчендә берни дә юк иде.


Бурычы җыелган икенче зат та шул ук өйдә, бары тик күрше подъезд да гына яши. Торак-коммуналь хезмәтләргә бурычы башкару кәгазендә 12 мең сумга якын.


- Ирем төрле эшләрдә эшләде, тик гыйнвар аенда бик каты авырып китте, төп керем даруларга китеп бара, ә мин декрет ялында утырам, безнең балигъ булмаган алты балабыз бар, - диде фатир хуҗабикәсе. - Июльдән түләүләрне кертеп барачакмын.


Әлеге фатирда кер юу машинасы, телевизор һәм компьютерга арест салынды.


- Без сезгә Идарә компаниясенә килеп, бурычыгызны белешү һәм аны үз теләгегез белән каплау турында килешү төзергә киңәш итәбез, - дип мәсьәләне чишүгә кулай вариант тәкъдим итте Идарә компаниясе вәкиле.


Бурычы бар кеше мөлкәткә арест салу турындагы актка кул куйды һәм иртән үз теләге белән бурычны каплау кәгазенә кул куярга барырга вәгъдә итте.
Арест салынган мөлкәт вакытлыча хуҗаларда калып тора, бурычларны түләмәгән очракта аларны сатуга куячаклар һәм шуның белән Идарә компаниясенә булган бурычларны түләячәкләр. Ә менә калган бурычлылар белән хәлләр катлаулырак - аларның күпчелеге беркая да эшләми һәм спиртлы эчемлекләр куллана. Суд приставлары практикасыннан күренгәнчә, кешеләр фатирда теркәлеп тә, әмма башка шәһәрдә яшәгән, яисә беркая да эшләмичә тискәре яшәү рәвеше алып барган очракта да бурыч җыела. Шул рәвешле алар үзләре белән янәшәдә яшәгән туганнарына авырлык китерәләр, ә тегеләре исә аңлаешлы сәбәпләр аркасында аларның бурычларын түләргә теләмиләр.


- Шуның өчен бурычны түләттерү буенча һәр гаилә әгъзасына адреслы мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу күпкә гаделрәк булыр иде, - дип саный өлкән суд приставы.


Бурычларны түли алмаган очракта коммуналь хезмәтләр һәм суд приставлары Идарә компаниясенә түләүләрне кичектереп тору, яисә өлешчә түләп баруны үтенеп мөрәҗәгать итәргә киңәш итәләр. Алай да булмаса, суд приставларының килүен көтәргә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев