Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

ТКХ хезмәтләре канәгатьләндермәсә

Коммуналь хуҗалык хезмәтләренең үз эшләрен тиешле дәрәҗәдә үтәмәве белән бик күпләр очрашадыр, мөгаен. Әмма кайберәүләр коммуналь оешмалар тарафыннан җибәрелгән хаталар турында дәшми калуны кулайрак саный. - Бүгенге көндә Аксубай районында торак-коммуналь хезмәт күрсәтү буенча кулланучылардан бер генә шикаять тә юк, - дип сөйли Росспотребнадзорның баш эксперт-белгече Андрей Тимирясов. - ТКХ...

Коммуналь хуҗалык хезмәтләренең үз эшләрен тиешле дәрәҗәдә үтәмәве белән бик күпләр очрашадыр, мөгаен.



Әмма кайберәүләр коммуналь оешмалар тарафыннан җибәрелгән хаталар турында дәшми калуны кулайрак саный.


- Бүгенге көндә Аксубай районында торак-коммуналь хезмәт күрсәтү буенча кулланучылардан бер генә шикаять тә юк, - дип сөйли Росспотребнадзорның баш эксперт-белгече Андрей Тимирясов.


- ТКХ хезмәтләренә түләүләрнең кискен рәвештә арта баруын исәпкә алсак, дәшми торуны дөрес, дип әйтү мөмкин түгел.


Закон нигезендә, кулланучыларга күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр сыйфатлы булырга тиеш.


- ТКХ күрсәткән хезмәтләрдә кимчелекләрне күргән торак хуҗалары, хезмәткәрләрдән кимчелекләрне төзәтүне яки күрсәтелгән хезмәт өчен бәяне төшерүне таләп итә алалар, - дип аңлатты Андрей Сергеевич. - Әгәр дә килешүдә күрсәтелгән вакытка кимчелекләр бетерелми икән, милек хуҗалары әлеге килешүне үтәүдән баш тарта алалар. Башта торак хуҗалары дәгъва белдергән гаризаны хезмәт күрсәткән оешмага җибәрергә тиеш. Әгәр башкаручы аңа җавап бирмәсә, яки биргән җавабы сезне канәгатьләндермәсә, гаделлекне торгызу максатыннан сез дәгъва белдереп, судка мөрәҗәгать итә аласыз.


Моннан тыш, таләпләрегезнең үтәлмәвен раслаучы дәлилләр дә җыярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев