Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм закон

Террорчылыктан саклану – ул тармакларның тыгыз хезмәттәшлеге

Район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелегендәге террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Утырышта республика һәм районның террорчылыкка каршы комиссияләре кабул иткән карарларның үтәлеше тикшерелде. 2013-2018 елларга Россия Федерациясендә террорчылык идеологияләренә каршы көрәш буенча Комплекслы план үтәлеше кысаларында район территориясендә террорчылык идеологияләренә каршы көрәш чараларын үз эченә алган Планны тормышка ашыру...

Район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелегендәге террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үтте.
Утырышта республика һәм районның террорчылыкка каршы комиссияләре кабул иткән карарларның үтәлеше тикшерелде. 2013-2018 елларга Россия Федерациясендә террорчылык идеологияләренә каршы көрәш буенча Комплекслы план үтәлеше кысаларында район территориясендә террорчылык идеологияләренә каршы көрәш чараларын үз эченә алган Планны тормышка ашыру барышы турында сөйләштеләр. Комиссия секретаре Эльмира Крайнова тормышны тәэмин иткән объектлар, потенциаль-куркыныч һәм иң мөһим объектлар исемлеген актуальләштерү турындагы мәсьәләне күтәрде.
- Комиссия карарлары кәгазьдә түгел, ә эш белән үтәлергә тиеш. Районның террорчылыктан сакланышы - ул органнарның, хезмәтләр һәм тармакларның профилактик эше, аларның әлеге юнәлештә тыгыз хезмәттәшлеге, - дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы.
Яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек җитәкчесе Станислав Зайцев экстремистик материалларны ачыклау буенча Интернет челтәрен мониторинглау, актив яшьләр һәм иҗтимаги яшьләр формированиеләре әгъзаларының мәгълүмати-пропаганда төркеме эшчәнлеге турында сөйләде. Бәхеткә, район үсмерләре һәм яшьләре арасыннан социаль челтәрләрдә экстремистик төркемнәргә язылучылар ачыкланмаган.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Ислямов транспорт, транспорт инфраструктурасы объектларының террорчылыктан сакланышына бәйле чаралар турында хисап тотты.
Утырышта миграция тармагында контрольне тәэмин итү буенча оештыру-профилактик чаралар, район территориясенә килгән чит ил кешеләренең кайда урнашулары тәртибе, аларның эшчәнлек алып бару мәсьәләләре тикшерелде.
Районның авыл җирлекләре башлыклары үз ведомстволарындагы территорияләрдә террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча эшнең ничек оештырылуы хакында хисап тоттылар.
Сабан туе бәйрәменә багышланган күңел ачу чаралары чорында террорчылык актларын кисәтү һәм җәмәгать иминлеген көчәйтү буенча өстәмә чаралар куллану мәсьәләсе көн тәртибенә кертелгән соңгы мәсьәлә булды.
Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча җитәкчесе Илнар Камалиев массакүләмле бәйрәм чаралары вакытында урыннарда металл детекторлар кулланудан алып, кинологның эт белән патрульлек итүенә кадәр иминлек чаралары көчәйтеләчәген ассызыклады.
- Район халкына һәм бәйрәм кунакларына моңа аңлап якын килергә кирәк, - дип билгеләп үтте утырыш соңында комиссия рәисе Камил Гилманов. - Бу - безнең иминлек.
Утырышта район кешеләренең үзләренә дә уяулык күрсәтергә кирәклеген искәрттеләр. Шикле әйберләргә, затларга, автотранспортка, вакытлыча яшәп тору өчен торак белән кызыксынучыларга тап булганда, 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев